Сахалиндагы иң беренче татар оешмасы - «Туган тел» үзәге юбилеен билгеләп үтә
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Быел Сахалинның иң беренче татар оешмасы — «Туган тел» укыту-мәдәни үзәге 15 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аның беренче җитәкчесе — Зәкия Вәлитова. «Туган тел» үзәге татар халкының бай тарихы, мәдәни, рухи традицияләре белән горурлана. Ул Сахалин өлкәсендә яшәүче татар халкының милләтара тотрыклылыгын һәм милли үзенчәлеген саклап калу максаты белән эшли, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы сайты . Оешма җитәкчесе Зәкия Вәлитова сүзләренчә, Сахалинның беренче татар оешмасы барлык кыенлыкларны да җиңеп чыкты... Читать дальше...