Игътибар: 4 һәм 4 А автобуслары маршруты үзгәрә
8 декабрьдән 4 һәм 4 А маршруты автобуслары хәрәкәтенә үзгәрешләр кертелә.
4 нче автобус маршруты Техснаб - Базовая - Индустриальная – Фәхретдин - Герцен – Сөләйманова - Совет - Чехов - Белоглазов - Гафиятуллин -Әминов - Ленин - Зарипов - Гафиятуллин – Җәлил - Базовая – Техснаб юнәлешендә йөри башлаячак. Ә 4 А маршруты киресенчә йөриячәк. Һәр маршрутка икешәр автобус хезмәт күрсәтә. Әгәр ихтыяҗ зур булса, автобус саны арттырылачак. Белешмәләр өчен телефоннар: 312-850, 313-646.