Зәйдә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында киңәштеләр
Зур икътисад кече эшмәктәрлектән башлана. Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның Федераль Җыенга Юлламасында да эшмәкәрлекне үстерү, моның өчен тиешле шартлар булдыру кирәклегенә аерым басым ясалды.
Бүген Зәйдә нәкъ менә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү мәсьәләләренә багышланган конфереция булды. Ул “Зәй муниципаль районында 2014–2016 елларда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү” темасы астында үтте. Аңа шәһәр-районда төрле юнәлештә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр чакырылды. Шунысын да әйтик, әлегә Зәй икътисадында эшмәкәрлек өлеше 17 процент булса (республика буенча бу күрсәткеч 20 проценттан артык), салымнарда 4 кенә процент. Шуңа күрә икътисадның бу секторын үстеррүне район җитәкчелеге беренчел бурыч итеп куя. Киңәшү-сөйләшүдә сүз нәкъ менә шул турында барды.
Конференция эшендә ТР сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Валерий Герасимов һәм “ТР гарантия фонды” коммерция булмаган оешма директоры урынбасары Рәсим Усманов катнашты.
Конференциядә каралган мәсьәләләр, күтәрелгән проблемалар турында “Зәй офыклары” газетасыннан укыгыз.