Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Тагын килегез!

Узган якшәмбедә  билгеләп үтелгән Әниләр көне бу гаиләләр өчен аерата сөенечле булды. Бәйрәм алдыннан гына аларның нарасыйлары дөньяга аваз салды. Үзәк хастаханәнең бала тудыру бүлегендә әниләр һәм бәбиләрне өйләренә бәйрәм ясап озаттылар.
 
 
Шунысы да үзенчәлекле бит әле: бәйрәм атнасында бәби тудыру бүлегендә гел кызлар дөньяга килгән. Базарлы Матакта яшәүче Степан һәм Оксана Сапожниковларның кызлары Полина гаиләдә икенче бала булып туган. Өйдә бәбине өч яшьлек абыйсы Матвей көтә. Урта Әлкидән  Илмир һәм Рамилә Гатиннарның  инде кызлары да, уллары да булган. Нәни Чулпан – өченче сабыйлары. Сихтермә-Хузангай авылында яшәүче Одиссей һәм Любовь Ишмулкиннар әнә яшь ярымлык уллары Костяга Анжелика исемле сеңелкәш бүләк итәләр.
 
Өлкән акушерка Светлана Герасимова кулыннан биләүдәге нәни кызчыкларын кабул итеп алгач, әтиләр сөенечләреннән нишләргә дә белмәделәр.
–УЗИ тикшерүеннән соң кызыбыз туасын хәбәр иткәч тә бик шатланган идем. Инде баланың исән-сау дөньяга килүе әйтеп бетергесез бәхет,–ди Илмир Гатин.
–Кызыбыз өчен рәхмәт сиңа, кадерлем,–дип, Степан Оксананы үбеп үк алды.
–Ә безгә куаныч өстенә куаныч,–диләр  ирле-хатынлы Ишмулкиннар. –Торак төзелеше буенча яшьләр программасына кердек. Язга менә яңа өй җиткерә башлыйбыз.
Любовь үзе Мәскәү кызы икән. Булачак ире Одиссей белән алар интернет аша танышканнар.
–Шәһәр тормышын сагынмыйсызмы соң? –диюебезгә:
–Юк, биредә яшәү миңа  ошый. Иң мөһиме, ирем бик әйбәт,–дип җавап бирде Любовь.
Бәхетләреннән башлары күккә тигән әти-әниләргә бик күп котлаулар да яңгырады бу көнне.
 
 
Баш табиб урынбасары Эллада Плаксина белән өлкән акушерка Светлана Герасимова тәбрикләүләр белән бергә нәниләрне карау, әниләрнең сәламәтлеген саклау буенча үгет-нәсыйхәтләрен дә җиткерделәр.
ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Сафина бик матур теләкләр белән балаларның туу турындагы таныклыкларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Тантанага район балалар китапханәсе  хезмәткәрләре Надежда Сидорова белән Чулпан Сәлахова да килгәннәр иде.   "Сабыйларыгыз итагатьле, мәдәниятле булып үссеннәр, китап яратсыннар", – дигән теләкләр белән алар әти-әниләргә рәсемле балалар китаплары бүләк иттеләр.
Тудыру йортыннан бәхетле парларның һәркайсын:
–Безгә юлны онытмагыз, тагын килегез!–дип озатып калдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *