Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Иң матур чыршыга - бүләк

Яңа ел чыршысын иң яхшы итеп бизәгән шәһәр, район һәм авыл җирлекләрен быел да бүләкләргә булганнар. Узган елда мондый бәйге үткәрелгән иде инде. Традицияне дәвам иттереп, бу юлы да иң матур Яңа ел гүзәле ачыкланачак.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин хәбәр иткәнчә, җиңүчеләрне шактый зур күләмдәге акчалата бүләкләр көтә. Бу максатларга Татарстан Министрлар Кабинетының резерв фондыннан 8 миллион 250 мең сум бүлеп бирелгән. Конкурсның нәтиҗәләре 1 февральгә кадәр игълан ителәчәк.
Якындагы көннәрдә Иҗтимагый палата конкурсның положениесын әзерләп раслаячак, шулай ук бәйгегә тәкъдим ителгән чыршыларны карау буенча эшче төркем булдырылачак. Шулай да бәйгенең үткәрелү вакыты һәм номинацияләре инде билгеләнгән.
Анатолий Фомин бәйге 2014 елның 20 декабреннән алып 2015 елның 25 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип белдерде. Әмма гаризаларны – фото һәм видеоматериалларны - 15 гыйнварга кадәр тапшыру таләп ителә. Узган елдагы бәйгедән аермалар да бар. Бу юлы алдагы елдагы өч номинациягә тагын берәү өстәлгән – иң матур чыршы авыл җирлекләрендә (андыйлар Татарстанда 868) дә билгеләнәчәк. Җиңүчеләр бу номинациядә 5 зональ төркемгә бүлеп билгеләнәчәк. Аларның һәрберсендә беренче, икенче, өченче урын яулаучылар ачыкланачак.
Беренче өч номинациядә беренче урын алучылар 1 миллион сум белән бүләкләнәчәк, икенче урын өчен – 500 мең сум, өченче урын өчен – 250 мең сум биреләчәк. Авыл җирлегендә уздырылган конкурста җиңүче 300 мең сум акча алачак. Икенче урынга чыккан авыл – 200 мең, ә өченче урын яулаганы – 100 мең сум күләмендәге акчалата бүләккә ия булачак.
- Яңа ел ялларында комиссия әгъзалары районнарда булып, чыршыларга үз бәясен бирәчәк. Авыл җирлекләренең һәркайсында булып кайту авыр булачак, билгеле. Шуңа да муниципаль берәмлекләр 1 этапны үзләре үткәреп, авыл җирлегендәге иң матур бер чыршыны ачыклый. Аннары инде республика комиссиясе шулар арасында 5 зональ төркемдәге җиңүчеләрне билгелиячәк, - дип аңлатты Анатолий Фомин.

http://intertat.ru/tt/society-tt/item/39530-i%D2%A3-matur-chyirshyiga-b%D2%AFl%D3%99k.html

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *