Зәй шикәр заводы кагат кыры узган елдан кимрәк чимал кабул итте
Агымдагы елда Зәй шикәр заводы кагат кыры барлыгы 629 мең 141 тонна шикәр чөгендере кабул итте. Узган ел белән чагыштырганда бу күрсәткеч 210 мең тоннага кимрәк. Шикәр кайнатучылар сезонны төгәлләде. Шул рәвешле барлыгы 618 мең 392 тонна чимал эшкәртелеп, 90 мең 001 тонна шикәр комы алынды.