Балалар иҗаты йортында Россиядә Ватан геройлары көнен билгеләп үттеләр
Балалар иҗаты йортында 9 декабрь – Россиядә Ватан геройлары көненә багышланган әдәби музыкаль композиция белән билгеләп үттеләр.
Кичәгә Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Тамашачылар – мәктәп укучылары алып баручыларның батыр якташларыбыз – Советлар Союзы һәм Россия геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары турында сөйләгәннәрен тыңладылар. Сәхнәдән туган илгә багышланган җырлар яңгырады.