Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәйдә Чечняда һәлак булганнарны искә алдылар (фотолар)

Бүген Россиядә Чечен Республикасында контртеррорестик операция үткәрелүгә 20 ел тулу билгеләп үтелә. Шул уңайдан Зәйнең Җиңү Бульварында мәңгелек утка чәчәкләр салу, һәлак булган райондашларыбызны бер минут тынлык белән искә алу булды. Анда хәрби комиссариат, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткәннәрнең “Боевое братство” җирле бүлеге әгъзалары, 3 нче мәктәп һәм коррекция мәктәбе укучылары катнашты.

-Районнан Чечняда барган сугышларда 200 гә якын егет катнашуы билгеле. Шулар арасыннан һәлак булган өч егетебез – Валерий Утяганов,  Валентин Скобелев, Алексей Черновның каберләрен, алар хөрмәтенә урнаштырылган мемориаль такталарны без даими игътибар үзәгендә тотабыз. Ә соңгы елда гына бу исемлеккә Гулькин авылыннан Хушвахт Киргизов өстәлде. Ул Чечняда контракт нигезендә хәрби хезмәт үткәндә һәлак булды. Без аларның берсен дә онытырга тиеш түгелбез, -диде хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов.

Истәлекле дата уңаеннан шәһәребездә үткән чарада Валерий Утяганов белән Чечняда бер батальонда хезмәт иткән Чаллы егете Алексей Васенин да катнашты.

Без Валера белән хәрби хезмәткә алынган вакыттан ук бер төсле юл үттек, дисәк тә ялгыш булмас. Ул минем күңелемдә кыю, батыр ир-егет булып кереп калды. Кызганыч, гомере генә кыска булды. Валера белән бергә шартлаган машина әле дә булса күз алдымнан китми. Без Чаллыдан 6 егет хезмәт иттек, җиденчебез Валера иде. Ә туган җиргә исән-сау бишебез генә кайтты, - диде ул.

Һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, ул “Боевое братство” әгъзалары белән берлектә егетләр хөрмәтенә куелган истәлек такталарын карады, Валераның туганнары хәл-әһвәлен белеште.

Бу көнне  мәктәп укучылары өчен “Батырлык дәресләре” үткәрү дә онытылмады. “Форпост” җитәкчесе Алексей Алексеев казу эшләре барышында табылган сугыш эскпонатларыннан күргәзмә оештырып, Кадер, Бура-Киртә авылы укучылары белән очрашты.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *