Роза Сабитова балаларының тормышын татарлар белән бәйләргә уйлый
Беренче каналда " Әйдәгез өйләнешәбез " тапшыруын алып баручыларның берсе Роза Сабитова килененең һәм кызының тормыш иптәшләре татар милләтеннән булуын тели икән
.Улы Дениска 25, ә кызы Ксениягә 22 яшь тулган. Үткән тапшыруларның берсендә әлеге тапшыруда Ксения кияәү кызына кандидат буларак катнашкан иде. Алдагы тапшыруларның берсенә Роза " Татар кызы-2014 бәйгесендә катнашучы өч татар кызын чакырырга булган. Имеш-мимешләрдән ишетелгәнчә, бу өч кызның берсен Денис сайларга мөмкин икән.Дөрес, Роза бу хакта ачыктан-ачык әйтеп бетерми әлегә. Монысын тапшыруны карагач белербез.Тапшыру татарча булачак дигән фараз да бар.
" Азатлык" язмаларыннан