Зәй районында 11 айда 61 янгын чыккан, 4 кеше һәләк булган
Агымдагы елның 11 аенда шәһәр-районда янгын чыгуның 61 очрагы булды, 4 кеше һәләк булган, 13 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәте алды дип хәбәр итә янгын куркынычсызлыгы хезмәте белгечләре.
Кышкы чор – янгын куркынычлыгы арта торган вакыт. Әлеге уңайдан республикада, шул исәптән Зәйдә, 15 декабрьдән 16 гыйнварга кадәр янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча махсус айлык игълан ителде. Бу исә законда каралган штрафларның берничә мәртәбә артуы дигән сүз дә.
Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре. Ә бу чор һәркемнән аеруча игътибарлы булуны сорый. Ут белән эш иткәндә сааклык чараларын төгәл үтик.