Зәй укучылары бадминтоннан остара бара
Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сарае спорт залында һәм татар гимназиясендә укучылар арасында бадминтон буенча ярышлар узды. Анда Зәйнең 4, 7нче, татар гимназиясе, Бигеш, Сәвәләй, Төги, Гүлкин, Якты Күл мәктәпләре малай-кызлары көч сынашты. Аерым уйнауда Азат Хәйдәров (Бигеш), Айсылу Хәмидуллина (Бигеш) - I, Айнур Әхмәтшин (Бигеш), Алинә Шакирҗанова (татар гимназиясе) - II, Денис Идиятуллин (татар гимназиясе), Яна Бородина III урын алды. Команда ярышында Бигеш мәктәбе командасы җиңү яулады.