АЙГА КЫРЫН КАРАМА
13 декабрь (шимбә). Сәфәр аеның 21 нче көне. 22 нче Ай тәүлеге. Ай Кыз йолдызлыгында, 22.50 сәгатьтә калка, 11.23 сәгатьтә бата.
Тәүлек энергетикасы кешенең акыл сәләтенә көч өсти. Шуңа күрә яңа белем алырга, аны башкалар белән уртаклашырга, борынгы китаплар укырга кирәк. Һәрнәрсәдә юмартлык күрсәтү зарур. Бил, умыртка сөяге һәм буыннарга игътибарлырак булу, авыр күтәрмәү, кискен хәрәкәтләр ясамау сорала. Салкын тию ихтималы бар.
Иң сихәтлесе – бал
Салкын тигәндә, грипп йоктырганда, ярты чәй кашыгы балга ярты чәй кашыгы уылган сарымсак кушып, йоклар алдыннан җылы су белән эчәләр. 1 чәй кашыгы балны ярты литр суга салып болгатып, ярты сәгать саен тамакны чайкаганда, тамакның ялкынсынуы кими, температура төшә. 1 стакан кайнар суга 1 аш кашыгы үги ана яфрагы үләне, 1 аш кашыгы бал салып эчкәндә, какрык бик яхшы куба. Чөгендер согында бал эретеп (30га 1 нисбәтеннән), көн дәвамында һәр борын тишегенә 4-5 тапкыр 5-6шар тамчы тамызганда, томау тизрәк үтә. Бронхит, ларингит, ринит булганда, балны суда эретеп (1гә 10 нисбәтеннән) ингаляция ясау файдалы.
14 декабрь (якшәмбе). Сәфәр аеның 22 нче көне. 22 нче Ай тәүлегенең дәвамы. Ай Кыз йолдызлыгында, 23.30 сәгатьтә калка, 11.42 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.04 сәгать.
Үткән көнгә бирелгән киңәшләр саклана. Ач тору файдалы. Умырткалыкны саклау мөһим. Операция ясатырга, тырнак кисәргә ярамый. Ай Кызда чакта сәламәтлекне кайгыртуны арттыру зарур. Нечкә эчәклекне һәм канны чистарта торган үлән төнәтмәләре эчү уңай нәтиҗә бирә.
Стенокардиядән дәва бар (1)
10 лимон согы, 10 баш вакланган сарымсак, 1 литр балны кушып, яхшылап болгаталар, өстен каплап, 1 атна төнәтәләр, иртән ач карынга 4 чәй кашыгы катнашманы ашыкмыйча гына ашыйлар. Эмальләнгән савыттагы 1 стакан суга 2 аш кашыгы вакланган дүләнә чәчәге салып, кайнатып чыгаралар, сүрән утта 10 минут пешерәләр, суынганчы төнәтәләр дә, көненә 3-4 тапкыр 1әр аш кашыгы эчәләр. Бик кайнар коры чуен табада 3 аш кашыгы тары ярмасын, гел болгатып, төсен югалтмаслык итеп кыздыралар, өчтән ике стакан кайнар су салып, сүрән утта су кайнап беткәнче пешерәләр, 4 өлешкә бүләләр һәм көн дәвамында ашап бетерәләр, көн саен яңа порция әзерлиләр.
15 декабрь (дүшәмбе). Сәфәр аеның 23 нче көне. 23 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 23.56 сәгатьтә калка, 12.01 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.03 сәгать.
Авыр, куәтле энергетикасы кеше аңындагы кара тойгыларны һәм аппетитны көчәйтә. Кеше күп җыелган урыннарга бармау хәерлерәк. Аяк табаннарына массаж ясау, панкреатит, невроз, йокысызлыкны дәвалау, зарарлы гадәтләрдән арыну өчен уңай вакыт. Үпкәне, нерв системасы чирләрен, баш авыртуны, баш әйләнүне үләннәр белән дәвалауның шифасы зур.
Стенокардиядән дәва бар (2)
3 литрлы банкага 300 грамм йөзем яфрагы салып, өстенә салкын су коялар, караңгы урында 3 көн төнәтәләр, сөзеп, көненә 3 тапкыр яртышар стакан эчәләр. 1әр килограмм лимон һәм керән тамырын иттарткычтан чыгарып, 1 литр бал кушалар, яхшылап болгаталар, 1 тәүлек төнәтәләр, иртәнге ашка 1 сәгать кала 2шәр чәй кашыгы кабалар. Кичтән 3 стакан суга 3 аш кашыгы вакланган гөлҗимеш җимешен салып калдыралар, иртән сөзәләр һәм көн буена эчеп бетерәләр, шулай 4-5 ай дәваланалар.
16 декабрь (сишәмбе). Сәфәр аеның 24 нче көне. 24 нче Ай тәүлеге. Ай Үлчәү йолдызлыгында, 1.03 сәгатьтә калка, 12.22 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.02 сәгать.
Бу тәүлекнең куәтле энергетикасын мөһим һәм озакка сузылган эшләрне хәл итүгә тоту файдалы. Хәлсез авыру кешеләргә күбрәк ял итәргә, йокларга кирәк. Бөергә, кан тамырларына операция ясатырга ярамый, эчәклек, бавыр зәгыйфь. Иммунитетны ныгыту өчен яхшы вакыт.
Балан – йөрәккә шифа
Йөрәк авыртканда, 2 аш кашыгы балан җиләген изеп, термостагы 1 стакан кайнар суда 4 сәгать төнәтәләр, ашарга ярты сәгать кала 1әр стакан эчәләр. Көненә 4 стакан эчәргә кирәк. Дәва курсы – 3-4 атна.
17 декабрь (чәршәмбе). Сәфәр аеның 25 нче көне, 25 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 2.12 сәгатьтә калка, 12.44 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.01 сәгать.
Акыл җыю көне. Бер эшне дә ашыгып эшләргә ярамый. Уй-фикерләрне контрольдә тоту мәслихәт. Артрит, остеохондроз, инсультны дәвалау, кальций препаратлары эчү уңай нәтиҗә бирә. Сизү әгъзалары, баш зәгыйфь. Актив гамәлләрдән тыелу файдалы.
Чикләвек яфрагы көч бирә
Иммунитетны ныгыту өчен, 1 аш кашыгы вакланган урман чикләвеге яфрагын 300 мл суда 10 минут пешерәләр, 20 минут төнәтеп, сөзәләр. 10 көн дәвамында чәй урынына эчәләр.
18 декабрь (пәнҗешәмбе). Сәфәр аеның 26 нчы көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 3.22 сәгатьтә калка, 13.09 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Тәүлек энергетикасы кеше организмына начар йогынты ясый. Актив эшчәнлектән ыгы-зыгыдан, гайбәт сөйләүдән тыелу зарур. Артык күп энергия сарыф итмәү хуплана. Аяклар зәгыйфь. Теш дәвалатмау хәерлерәк. Балык, мүк җиләге ашау файдалы.
Күзләр кайгыртуга мохтаҗ
Күз күремен яхшырту өчен, суганны вак кына турап, шикәр сибәләр, берничә сәгать төнәткәч, көненә 3 тапкыр 1әр аш кашыгы кабалар, артыннан бал ашап куялар. Якыннан начар күргәндә, 2 лимон, 1 әфлисун, 3 грейпфрут согын кушып, 1 литр су өстиләр һәм көненә 4 тапкыр ашар алдыннан яртышар стакан эчәләр. Касторка мае сөртсәң, күздәге арпа тиз арада бетә.
19 декабрь (җомга). Сәфәр аеның 27 нче көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Чаян йолдызлыгында, 4.33 сәгатьтә калка, 13.41 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 7.00 сәгать.
Гаиләгә игътибарлырак булу, төрле вәсвәсәләргә бирешмәү сорала. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Баш, күз, баш миен сакларга, кан басымын контрольдә тотарга кирәк.
Җимеш кәнфите
200 грамм ананас цукаты, 100 грамм күрәгә, 200 грамм төелгән бадәм (миндаль) чикләвеге, 100 грамм бал кирәк. Цукат һәм күрәгәне юалар, бик коры булсалар, бераз кайнар суга салып торалар да, тастымалга суын сеңдереп, кипшендерәләр. Бадәм чикләвеген кайнар суга салып алып, кабыгыннан чистарталар. Яхшылап төеп, бал кушып болгаталар. Цукатларны һәм күрәгәне ваклап турап, чикләвекле балга кушалар да, вак кына түгәрәк яки озынча кәнфит итеп әвәләп, йә шоколад вагында, йә кокос йомычкаларында, йә төелгән чикләвектә тәгәрәтеп алалар.