Яңа елны нинди киемдә каршыларга?
Кием мәсьәләсе көндәлек тормышта да хатын-кыз өчен өстенлекле темаларның берсе булып тора. Ә инде сихри Яңа ел төнендә нәрсә кияргә икәнен белү өчен астрологлар киңәшенә колак салыйк.
2015 елны каршылаганда киемдә төп принцип – аның табигый тукымадан тегелгән булуы. Кием затлы, зәвык белән тегелгән булырга тиеш, бер генә төсле булса тагын да яхшы. Төсләрне исә ел хуҗасының төсенә яраклашыбрак сайларга кирәк булыр. Димәк, зәңгәр, яшел, сары төсләргә өстенлек бирергә кирәк. Аны төрле аксессуарлар белән бизәргә була, тик аларның да табигый материаллардан булуы әйбәтрәк.
Кәҗә күп сандагы стразаларга, йон, кәшимир, бәрхет, гомумән алганда тотып караганда кулга йомшак тукымаларга игътибар итми калмаячак. Шунысы да бар, чәчнең төрле формадагы көдрәләре кулайрак, Кәҗә туры чәчне өнәп бетерми.