Яткан килеш штанга күтәрү буенча безнең спортчылар призлы урыннар яулады
Яткан килеш штанга күтәрү буенча республика чемпионатында безнең спортчылар призлы урыннар яулады.
Әлеге бәйге 13-14 декабрьдә Казанның “Батыр” спорт комплексында узды.
Алексеевск агрокөллияте филиалы укучысы Римма Шәрәфетдинова (Иске Әнҗерә авылыннан) хатын-кызлар арасында икенче урынга чыкты. Аның тренеры Газинур Фәттахов ветераннар арасында өченче урынны алды.