Куакбашта берәү авылдашын талаган
Куакбашта берәү тәрәзә рамын алып пенсионер әбинең өенә кергән.
Өйдә кеше юклыктан файдаланып, аннан телевизор, хатын-кыз яулыклары, сөлгеләр урлап чыккан. Гомуми зыян 5 мең сум тәшкил итә. оператив-эзләү барышында полиция хезмәткәрләре әлеге каракның шәхесен ачыклыйлар. Ул 47 яшьлек шушы авыл кешесе булып чыга. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәт.