Зәй эшмәкәре лаеклы бүләкләнде (фотолар)
Башкалабыз Казанда физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә ярдәм итүчеләр арасында “ТИСБИ” идарә университеты һәм “Мәгарифтә хәйрия” хәйрия фонды оештырган “Олы йөрәкле кеше” республика конкурсына йомгак ясалды. Шушысы куанычлы, конкурсның “Йөрәк кушуы буенча” номинациясендә зәйле шәхси эшмәкәр Риф Әхмәтҗанов җиңүче дип табылды. Бу очраклы түгел, якташыбыз инде берничә ел инвалид баларга хәйрия ярдәме күрсәтүдә максатчан эшли. Ул оештыра торган “Мәрхәмәтлек көне” Зәйдә күркәм традициягә әверелде.