Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лениногорск нефтьчеләре фатирлы булды

Шәһәребезнең 7 нче микрорайоны тагын бер яңа йортка баеды. Илле сигез фатирлы йортның 24 ендә “Лениногорскнефть” идарәсе хезмәткәрләре яшиячәк.


Шушы көннәрдә аларга тантаналы төстә фатир ачкычлары тапшырылып, өр-яңа фатирда исән-сау яшәүләрен теләделәр. Идарә хезмәткәрләренең үз өйләренең бусагаларын беренче тапкыр атлап керү – бер бәхет булса, әлеге мизгелнең “Лениногорскнефть” идарәсенең киләсе елда булачак 70 еллык юбилее алдыннан булуы – икенче бәхет.
“Татнефть” берләшмәсенең финанс ярдәме белән бу микрорайонда калкып чыккан йортлардан – монысы сигезенчесе. Ул, шулай ук, “Арслан” җәмгыяте төзүчеләре тарафыннан биш катлы итеп төзелгән. Яңа балалар бакчасы да тәрәзәләреннән күренеп тора.
– “Татнефть” җәмгыяте нефтьчеләр турында кайгыртучанлык күрсәткәнгә, без ел саен яңа йорттан ачкычлар тапшыру бәхетенә ия. Шушы матур, иркен фатирларда кайгы күрмичә, бәхетле яшәвегезне телим. Балалар үстерегез, алар өчен яңа балалар бакчасы бар, тиздән спорт мәйданчыгы да пәйда булачак, – диде идарә начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов. 
Фатирларның, чыннан да, иркен, бүлмәләрнең зур, якты булуына Вахитовлар һәм Пикушевлар гаиләсендә кунакта булганнан соң инандык. Туксан биш квадрат метрлы өч бүлмәле фатирга ия булган Рамил һәм Альбина Вахитовларның шатлыклары чиксез. 
– Без өйләнешкәннән соң 5 ел иремнең әти-әнисе белән яшәдек, өч яшьлек кызыбыз Карина да шунда туды. Үзем “Лениногорский” санаторий-профилакториенда шәфкать туташы булып эшлим. Берничә ел эчендә фатир алу чиратыбыз килеп җитәр дип уйламаган идек. Шәхси җылыту мөмкинлеге булган, матур обойлар ябыштырылган, якты, зур фатирның үзебезнеке булуына ышанасы да килми. “Татнефть” җәмгыяте, “Лениногорскнефть” идарәсе җитәкчелегенә зур рәхмәт, – ди хуҗабикә Альбина. 
Вахитовлар – яшь гаилә. Андыйлар әлеге – Шашин урамы, 86 нчы йортта ундүртәү яшәячәк. 
Икесе дә балалар йортында тәрбияләнгән Владимир һәм Анастасия Пикушевлар кызларыбыз – Милана белән Каринаның үз бүлмәләре була инде хәзер, дип шатланалар. 
–Безнең кебек әти-әнисез калган балаларга ярдәм итүләре өчен нефть компаниясенә, һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәткән идарә җитәкчесе Рафаил Сәетовичка рәхмәтебез зур,  – ди гаилә башлыгы. 
Димәк, якын арада бу йорт тәрәзәләрендә дә утлар күренә башлаячак. Ачкыч алучылар күңелле күченү мәшәкатьләре белән йөриячәк. Ә инде проблема булган очракта, яисә оештыру мәсьәләре белән сораулар туганда мөрәҗәгать итү урыннары да булачак. Чөнки әлеге микрорайонда яшәүчеләр соравы буенча, биредә “Нефтяник” дип аталучы территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе оештыру турында карар кабул ителде. Бу көнне аның рәисе дә сайланды. Ул “Лениногорскнефть” идарәсенең 4 нче нефть һәм газ табу цехының әйдәп баручы технологы – Айдар Хәсәнов. Бу микрорайонның яшь, актив, аралашучан кешесе буларак, мондагы халык,  мохит аңа таныш, шуңа да уртак тел табып эшләве кыен булмас.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *