Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә ялган аракы эчеп үлүчеләр арта

  Былтыргы статистика белән чагыштырганда Әлмәттә алкоголь сату 30 процентка кимегән. 

Быел кеше башына 14,9 литр хәмер сатылган. Бу хакта муниципалитетта алкоголь җитештерү һәм сатуны җайга салу буенча ведомствоара комиссия утырышында да ассызыкладылар.

 Алкоголь продукциясе сату кимү әле  эчүчеләр кимегән дигән сүз түгел. Халык читтән кергән ялган аракы эчәргә күнеккән. Дәүләт алкоголь инспекциясе статистикасы да шул хакта сөйли. Быелның узган чорында Әлмәттә ялган хәмер сату 25 процентка арткан.  Өстәвенә, эчкечеләр даруханәләрдә сатыла торган очсызлы дүләнә төнәтмәсе, косметик лосьоннар, дезинфикцияләүче  һәм составында спирт булган башка препаратларга ияләнгән. “Иртәнге  сәгать 6 да, даруханә ачылышын чират көтә икән, моның сәбәбен эзләп баш ватасы юк”, - ди район башлыгы.

Россия кулланучылары күзәтчелегенең Әлмәт бүлеге мәгълүматларынча,  11 ай эчендә Әлмәттә  68 кеше суррогат хәмер белән агуланып үлгән. Шуларның  күпчелеге 34 тән 60 яшькәчә ир-атлар. 8е хезмәт яшендәге  гүзәл зат. 1 агуланып үлүче 15 яшьлек үсмер.

2010 ел белән чагыштырганда Әлмәттә исерекләр 5 процентка кимегән дип фаразлыйлар. Атап әйткәндә, әлеге статистикага эләккән әлмәтлеләрнең 2 проценты гына  эчүен сәламәт яшәү рәвешенә күчү сәбәпле ташлаган. Нигездә күрсәткеч эчеп үлүчеләр бәрабәренә кимегән булырга мөмкин. 

Әлмәт полиция бүлеге мәгълүматлары да эчүчеләр кимүне раслый алмый. Хокук сакчылары сүзләренчә, исерек килеш эләгүчеләр  киресенчә, узган ел белән чагыштырганда арткан.

Дәүләт алкоголь инспекциясе төбәк бүлеге  уздырган тикшерүләр вакытында быел 7 тоннага якын контрабанда продукциясе сатудан алынган. Бүлек җитәкчесе Миләүшә Михеева сүзләренчә, эшмәкәрләр әлеге ялган алкоголь сатуның төрле юлларын эзли. Клиентларны интернет аша таба, таксистлар ярдәмендә тарата, төннәрен сата. Җәмәгать туклану предприятиеләре аша да кәсеп итә.

Хокук сакчылары, Россия кулланучылары күзәтчелеге, салым органнары,  дәүләт алкоголь инспекциясе бергә андый эшкуарларга “ау” башлады.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *