Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Дон Урай авылында Данил Габдриевның крестьян фермерлык хуҗалыгының планнары зурдан

Дон Урай авылында Данил Габдриевның крестьян фермерлык хуҗалыгы технологик таләпләрен төгәл үтәп һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешә. 
Ашлык җитештереп кенә тотрыклыкка ирешеп булмавын яхшы аңлап ул терлекчеле тармагына игътибарны көчәйтә. Бүген бу хуҗалык эшчәннәре 50 баш савым сыерларыннан тыш 400 гә якын мөгезле эре терлек һәм эчке ихтияҗлары өчен байтак кына сарыклар асрыйлар. Хезмәт сөючән фермер әнә шулай бик күп авыл кешеләрен ышанычлы  эш урыны белән тәэмин итә. Биредә бер көн диярлек эштән калмыйча маллар караучы, терлекчеләр турында да ул безгә зур соклану сүзләре белән сөйләде. Андрей Купцов белән Александр Фельченков мәсәлән биш елдан артык инде терлекчелектә хезмәт куялар. Җәй айларында алар болында көтү көтсәләр, кышын терлекләр карыйлар, ашаталар. Малларга алар әле фураж тарттыру да, утарга салам печән  кертүдә, ятакларын чистартып, салам түшәү кебек эшне дә пөхтәлек белән башкаралар. Үзенә йөкләнгәнне күңелен биреп башкарган хезмәткәрләргә кадер-хөрмәт тә зур биредә. Эш хакын кичектермичә, вакытында бирәләр. Шәхси хуҗалыгында терлек асраучылар азык эзләп мәшакатләнми, ит продуктлары белән дә дәими рәвештә тәэмин итеп торалар. Иң куанычлысы, фермерлык хуҗалыгының киләчәге дә өметле. Сөт кабул итү бәяләре кимемәсә киләсе елда ук инде монда савым сыерларының баш санын 100 гә җиткерү турында уйланалар. Әнә шулай фермер терлекчелек тармагын үстереп, аны рентабельле итү өчен тырыша. 
 
Идрис Аметов.
 
Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *