Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Балык бистәсе рйаон газетасына язылу бара

Шушы көннәрдә вакытлы матбугатка ташламалы язылулар барды. 
Мөмкинлектән файдаланып язылырга өлгергәннәр дә булды, җитешә алмаганнарга да әле соң түгел, менә бүген дә шифаханәнең кызыл почмагында элемтә  бүлеге операторлары Екатерина Борисова белән Оля Потаповалар хезмәт күрсәттеләр. 
-“Авыл офыклары” гәҗитен күптәннән алабыз, бик яратып укыйбыз, район хәлләрен, кешеләр язмышын белеп тору да бик кирәк. Бүген дә  ике данә - берсен кайнанам Зәйнәбикә Имамиевага, икенчесен үземә яздырам. Дүрт оныгым өчен “Салават күпере” журналына язылдым әле,- ди шифаханәнең өлкән шәфкать туташы Асия Гәйнетдинова. “Берәр ел гәҗиткә язылмый тордым, яңа йортка чыгып йөрдек. Сүз дә юк, иң беренче “Авыл офыклары”на язылам. “Сто советов” һәм “Домашние советы” гәҗитләренә дә языласым килә. Элемтә бүлегеннән килүләре әйбәт булды әле, югыйсә барып язылырга вакыт таба алмаган идем”,- дип сүзгә кушылды шәфкать туташы Татьяна Осипова. Шунда бер ханым “Балалар гәҗитенә языласым килә иде, кайсына язылырга икән”,-дип аптырап торганда, элемтә бүлеге хезмәткәрләре ярдәмгә килде: “Әйдәгез, балагызның яше, тематика буенча эзлик”,-дип киңәш бирде алар. Ханым теләгәнен табып язылып чыгып китте. Очраклы гына монда кергән икенче ханым “Берничә гәҗиткә язылган идем инде, тагын берсе онытылып калган икән”,-дип сөенә-сөенә гәҗитләр исемлеген барлады.
Мин шуңа игътибар иттем, район халкының күбесе  “Авыл офыклары” гәҗитен яздыра. Аның белән беррәттән “Ирек мәйданы”, “Акчарлак”, “Ватаным Татарстан”, “Себерке” , моннан тыш балалар өчен, аш-су осталыгына өйрәтүче  гәҗит-журналларны да алдыралар.
 
Гөлназ Зарипова.
 
Редакциядән: кичә район газетасына язылу Райпо бинасыныц кызыл почмагында үтте. “Авыл офыклары” газетасына иң беренчеләрдән булып райпо җитәкчесе ....язылды.  Алдагы көнннәрдә дә оешмаларда андый чаралар дәвам итәчәк әле.
 
 
Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *