Добавить новость
Новости сегодня

Татарстанда Парклар һәм скверлар елы логотибы расланды

ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Парклар һәм скверлар елы логотибын раслады.


Татарстан Республикасы Президентының “2015 елны ТР да Парклар һәм скверлар елы дип игълан итү турында”гы указы һәм ТР Министрлар Кабинеты карары буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына Ел логотибын эшләү йөкләнгән иде.
 
Логотипта яфраклы агач образы кулланылган, ә аның ябалдашлары ышыгында – гаилә, бу табигатьнең кешене саклавын, әйләнә-тирә гармониясен, үсеш перспективасын символлаштыра. Логотип колоритында Татарстан флагы төсләре кулланылган , дип хәбәр итә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
 
Парклар һәм скверлар елы җәмгыятьнең игътибарын территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, кешеләр өчен уңай шартлар тудыру мәсьәләләренә җәлеп итәргә тиешлеген дә билгеләп үтик.
 
Искәртеп узабыз, элек ТР Премьер-министры Илдар Халиков Татарстанда 2015 елда Парклар һәм скверлар елы кысаларында үткәреләчәк төп чаралар планын раслаган иде. Планга социаль һәм табигатьне саклау акцияләре, экология темасына конкурслар, шулай ук социаль юнәлештәге чаралар кертелгән.
 
http://tat.tatar-inform.ru/

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *