Добавить новость
Новости сегодня

Лениногорск районы Чүте авылында мәчет ачылды

Мәчет – безгә бик кирәк иде, ди аның ачылу көнендә бергә җыелган авылдашлар. Элек-электән намазны, бигрәк тә гает намазларын бер йортка җыелып укыганнар. Бүген 60-70 яшьлек апа-абыйлар үзләре бала чакларда да авылда мәчет булуын хәтерләми. Егерменче гасыр башында булган ул, тик революция, гражданнар сугышы чорында манарасын кисеп, клуб ясаганнар. Ул клуб әле хәзер дә исән. Соңгы ике елда анда дин сабаклары өйрәнүне оештырып җибәргәннәр. Укытырга Куакбаштан Җәмил хәзрәт килеп йөргән. “Бик салкын иде”, диләр. Хәзер инде авыл уртасындагы мәчеттә җылыда укыячаклар. 
Мәчет – авылның нәкъ уртасында, бик җыйнак кына килеп чыккан. 
– Элекке район кибете ул,– диделәр. Ремонтлап, мәчет итеп үзгәртәбез, дигәч, ышанмадык. Бик беткән иде, ә аның эче нык булган икән,– дип торды мәчеттә җыелган хатын-кыз. 
– Хәләл акчага, хәләл көч белән торгызылган йорт бу,– дип горурланалар. – Пенсия алган саен, әз-әзләп китереп тордык. Барлык эшләрне Уел абый Галимов башлап йөргән, ярдәмчеләре Фәгыйм Галимов, Әзһәр Шәрифуллинга да рәхмәтле. 
– Мәчет утын ягып җылытыла, хатын-кызлар өчен урын чаршау белән бүленгән, тышкы яктан профнастил белән тышланган ди.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Рәгать Хөсәенов та килде. 
 
– Мәчет – иң кадерле урын. Җыелыгыз, бергәләп дога укыгыз, укыган догаларыгыз кабул булсын. Яшьләрне дә дингә тартыгыз,– дип теләде. Ул көнне сүз әйтүчеләр барысы да мәчет ул – тәртип, иман нуры, халык йөрсен, дигәнрәк фикерләр әйтте. 
 
Бу турыда тулырак язманы “заман сулышы” газетының 27 декабрь санында укыгыз.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *