Зәйнең легендар көрәшчесе (фотолар)
Берничә мәртәбә Бөтенроссия, республика ярышлары призеры, өч мәртәбә Татарстан Республикасы өч мәртәбә Муса Җәлил призына үткән турнирда, сигез мәртәбә район Сабантуе батыры булып калган Раиф Сәхабетдинов 55 яшьлек юбилеен көрәш мәйданында каршылады. Көрәшеп түгел, яшь көрәшчеләрнең бил алышын мыек астыннан елмаеп күзәтеп. Шул рәвешле Зәйдә легендар көрәшченең юбилее уңаеннан зур спорт бәйрәме узды. Район җитәкчесе Разиф Кәримов, спортчының уңышларын барлап, әлеге көрәш бәйгесен беренче карлыгач дип атады. Тулы язманы тиздән газета битләреннән укыгыз.