«Профессор-укучылар» җыелды
Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатта укучыларның «Яшьләр фәнни эзләнүдә» дигән фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Үз мәктәпләрендә фәнни эшләр бәйгеләрендә җиңеп чыккан укучылар һәм аларның җитәкчеләре җыелды монда.
Үзем, жюри әгъзасы буларак, татар әдәбияты секциясендә катнаштым. Фәнни эшләрен яклап чыгыш ясаган барча укучыларга сокланып, аларның укытучыларына рәхмәтле булып утырдым мин. Фәнни эшләрнең тематикасы да гаять төрле, кызыклы иде. Авыллар тарихы, бөек әдипләребез тормышы һәм иҗаты, милләт язмышы, әсәрләрдә образлар системасы кебек темалар тыңлап утыручыларның да игътибарын җәлеп итте.
Нәтиҗәләр ясаганда, жюри әгъзалары иң югары балларны бертавыштан Тукай районы Мәләкәс мәктәбеннән Регина Гаффановага (укытучысы – Л.И.Умнова) һәм 84нче лицей-интернаттан Лилия Хановага (җитәкчесе –Ф.М. Гыйльфанова) бирделәр. Эшләренең фәнни кысаларга туры килүе, хезмәтләрен ышанычлы итеп яклый белүләре белән алдырдылар алар. Сорауларга да төпле итеп җавап бирделәр. 2нче гимназия, 11, 12, 40, 4нче мәктәп укучыларының фәнни эшләре дә югары бәяләнде. Конференциядән яшьләребез эстафета байрагын түбән төшермәсләр дигән өметле уйлар белән таралыштык.