«Плюсиклар» җиңде
Безнең мәктәптә төрледән-төрле кызыклы һәм мавыктыргыч сыйныфтан тыш чаралар үткәрелә.
Күптән түгел математика атналыгы узды. Без, 5-8нче сыйныф укучылары, «Татарлар» һәм «Астрономнар» командаларына бүленеп, атна дәвамында математика укытучыбыз Нәфисә Мирзахмәтова үткәргән сыйныфтан тыш чараларда үз-
ара ярыштык.
«Һәркайда була торган математика» дигән кичәдә логик мәсьәләләр, ребуслар, башваткычлар чиштек. Аннары «Сана, уйла, тап!» дигән математик уен булды. Мин саннар тарихы турында үзем әзерләгән презентацияне күрсәттем. Аннан интеллектуаль ярышлар булды. Биремнәр кызыклы, әмма шул ук вакытта катлаулы да иде. Беренче уенда без – «Астрономнар» җиңсәк, икенче уенда «Татарлар» командасы җиңде.
Математика атналыгыннан башлангыч сыйныф укучылары да читтә калмады. 5нче декабрьдә алар игътибарына укытучылары Венера Гаязова һәм Альвира Галиуллина «Математика йолдызлары» дип аталган зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы үткәрде. «Математиклар» һәм «Плюсиклар» командалары станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. Кызыклы башваткычлар, ребуслар, хәрәкәтле уеннар балалар күңеленә хуш килде. Конкурста «Плюсиклар» командасы җиңде. Атналык бик күңелле узды.