Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә уңайлы биналар саны арта бара

Калабызда  эшләүчеләргә дә, хезмәтләрдән файдаланучыларга да уңайлыклар тудырыла бара.  “Сетевая компания” ААҖнең  тантаналы шартларда ачылган өч бинасы да – моның ачык мисалы. 

Район электр челтәрләренең Энергетиклар урамында төзелгән яңа бинасы коллективка Энергетиклар бәйрәменә зур бүләк булды. Биредә элекке бина белән чагыштырганда җир белән күк аермасы. Искесе заманында төзелеш оешмасы ихтыяҗлары өчен генә төзелгән булган. Уңайлыклар турында хыялланырга гына калган. Аның каравы хәзер заманча шартлар, якты, иркен кабинетлар. Һәр җирдә энергияне янга калдыра торган технологияләр. Диспетчерлык бүлмәсендә территорияне электр белән тәэмин итү схемасы – мнемощит урнаштырылган. Әлеге җиһаз электр челтәрләре хезмәт күрсәтә торган зонадагы объектларның торышына күзәтчелек итәргә мөмкинлек бирә. Чынлап та, шатланмыйча мөмкин түгел.

Коллективның шатлыгы белән уртаклашырга район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов һәм башка кунаклар да килгән иде. Марат Гыйрфанов үзенең чыгышында компаниянең районны энергия белән тәэмин итү торышын модернизацияләүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.  

“Сетевая компания”нең генераль директоры Илшат Фәрдиев әлмәтлеләр хакында бары тик җылы фикердә булуын җиткерде.

– Иң беренче чиратта төзүчеләргә рәхмәт, алты ай эчендә нинди матур бина төзеделәр. Шәһәр һәм район электр челтәрләре бер команда булып яхшы эшлиләр. Район җитәкчелеге белән нинди сорау килеп туа, бергәләп чишәбез, һәммәгезгә рәхмәт, – диде генераль директор һәм тырышларны компаниянең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.  “СтройИнвестИнжиниринг” җәмгыяте символик ачкычны район электр челтәрләре начальнигы Ильмир Латыйповка тапшырып, кызыл тасма киселгәннән соң кунаклар эчкә узды.

Нәкъ шушындый ук тантана шәһәр электр челтәрләре бинасы  янында да булды. Монда да төзелеш эшләре башкарылып, бина бердәм корпоротив стандартларга китерелгән.
Аннан соң кунаклар Ленин урамына – кулланучыларга хезмәт күрсәтү үзәгенә юл тотты. Мәгълүм булганча, август аенда челтәр  оешмалары күрсәтүче хезмәтләр сыйфатының илнең Энергетика министрлыгы раслаган стандартлары үз көченә керде. Ул “Сетевая компания”гә дә кагыла. Җәмгыять электр челтәрләренә тоташтыру вакытын кыскарту ягында.  Бу җәһәттән үзәктә бердәм тәрәзә эшли. Халык өчен барлык шартлар бар: иркен зал, түләүләр өчен терминал, электрон инфомат һәм башкалар.  Бер кешегә 5-15 минут эчендә хезмәт күрсәтелергә тиеш. Хәзергә үзәктә Азнакай, Сарман, Мөслим районнарыннан технологик тоташтыруларга гаризалар кабул итәләр. Киләчәктә  счетчиклар кую, алыштыру, пломбалау, программасын үзгәртү буенча да хезмәт күрсәтү күздә тотыла.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *