Мәктәпкә шагыйрә килде
Беркөнне татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия апа: «Балалар, безгә шагыйрә Йолдыз Шәрәпова килә», – дигәч, без шагыйрә нинди була икән дип, аптырап калдык. Укытучыбыз безгә аның балалар өчен язган шигырьләрен укыды. Шуннан соң үзебез дә аның шигырьләрен укый башладык. Шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпованың шигырьләре безнең татар теле китапларына да кертелгән бит. Без аларны да кабатлап чыктык. Ә иң кызыгы – укытучы апабыз аның яңа гына чыккан китапларыннан да шигырьләрен укыды. Алар шундый әйбәт язылган, үзләре үк, мине ятла, дип әйтә кебек. Шулай итеп, без шагыйрә апабызны каршы алырга әзерләнә башладык. Рус мәктәбендә укысак та, без төрледән-төрле шигырь бәйрәмнәре үткәрәбез.
Менә ул көн килеп тә җитте. Бүген бездә – шигърият бәйрәме. Безгә кунакка балалар өчен иҗат итүче, гомерен яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шагыйрә Йолдыз апа Шәрәпова килде. 1-6нчы сыйныфның рус һәм татар балалары аның шигырьләрен шундый матур итеп, Йолдыз апаның нәкъ үзе кебек хисләнеп, чын йөрәктән сөйләделәр. Шагыйрә үзе дә яңа гына язган шигырьләрен укыды.
Йолдыз апа, безнең нәни йөрәкләребезгә үзегезнең шигырьләрегез аша үтеп керә алганыгыз өчен, чын йөрәктән рәхмәт белдерәбез, иҗади уңышлар телибез.