Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә наркотиклар белән бәйле хәл кискен

Әлмәттә наркотикларга бәйлелектән интегүчеләргә, СПИД эләктергәннәргә ярдәм белән шөгельләнүче Тимур Исламов исемендәге хәйрия фондының филиалы ачылырга тиеш. 

Әлеге башлангычны тәкъдим итүчеләр аның төбәк өчен кирәкле гамәл булуын ассызыклый. Наркотикларга каршы комиссия дә  Әлмәттә  әлеге проблема белән бәйле вәзгыять кискен дигән фикердә. Быелның узган чорында  Әлмәттә наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы  көрәш бүлеге хезмәткәрләре  тырышлыгы белән генә дә 90 нан артык җинаять эше ачылган.

Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча районара бүлек җитәкчесе Вадим Петров сүзләренчә, быел Әлмәттә 14 җинаятьчел наркотөркем ачыкланган,  6 притон ябылган һәм 10 кг наркотик матдә әйләнештән алынган. Аң томалаучы матдәне кулланган һәм саклаган өчен 160 тан артык административ беркетмә төзелгән.  

-         Соңгы вакытта наркобазарда синтетик наркотиклар өлеше артуы күзәтелә. Тарта һәм исни торган матдәләр героинны кысып чыгарды дисәң дә була, - ди наркокүзәтчелек җитәкчесе. 

                  Баш нарколог сүзләренчә, быел наркодиспансерга наркотикларга бәйлелек синдромы белән беренче тапкыр 21 кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай итеп бүген Әлмәттә 700 гә якын наркоман исәптә тора.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *