Зәйдә суда батучыларны коткаручыларны бүләкләделәр (фотолар)
27 декабрь Коткаручылар көне иде. Әлеге җәһәттән Зәй хакимиятендә бер төркем коткаручыга ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече күләмле судноларны теркәү үзәге Рәхмәт хатлары тапшырылды. Алар – Владимир Фирсов, Владимир Колесников, Александр Московкин, Федор Муханов, Ирек Ибәтов. Егетләр күптән түгел Зәй сусаклагычының капкасы тирәсендә боз астына төшкән ике балыкчыны коткардылар. Коткаручыларга Рәхмәт хатын район башлыгы урынбасары Роберт Халитов белән кече күләмле судноларны теркәү инспекциясе инспекторы Валентин Атласов тапшырды. Бу турыда тулырак язма газетабызның яңа елдагы санынды урын алачак.