Лениногорскида 2014 елга йомгак ясалды
Мәдәният сараенда предприятие, учреждение җитәкчеләре катнашында узып баручы елга йомгак ясау чарасы узды.
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов:
Район башлыгы Рәгать Хөсәенов:
– Елны уңышлы дип әйтергә тулы хакыбыз бар, чөнки ирешелгән уңышлар күп. Федераль, республика программаларын гамәлгә ашыруда байтак эшләр башкарылды. Киләсе ел – зур юбилейлар елы. Аңа әзерләнүдә һәрберебезнең көче керергә тиеш, алдыбызга куелган бурычларны үтәп, бәйрәмне лаеклы рәвештә уздырырбыз, дип ышанам,– диде.
Шәһәр һәм район үсешендә өлеш керткән предприятие җитәкчеләре сәхнәгә чакырылып, Рәхмәт хаты һәм бәйрәм күчтәнәче белән бүләкләнде.
Кыш бабайдан бүләк сорап хат язган берничә баланың хыялын депутат апа-абыйлары тормышка ашырган, аларга чаңгы, тимераяклар бирелде.
Ә инде Мәдәният сараеның үзешчән сәнгать артистлары, вокал, хореография ансамбльләре бәйрәм концерты бүләк итте.