Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде

Якшәмбе төнендә башланган буран атна башында ук урам-тыкрыкларга көртләр өйде, юлларга кар түшәде. Иртән эшкә барырга дип өйләреннән чыгучыларга кулларына көрәк алып юл ачарга туры килде.

 

 

Урам юлларында карга чумган машиналар да күп очрый бу көннәрдә. Дөрес, зур юлларны “Алексевскдорстрой” җәмгыятенең район участогы эшчеләре даими чистартып тора. Алар тәүлек әйләнәсе эшли, дияргә була. Участок җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин болай ди:

–Метеорологлар кисәтүен ишетеп, көннәр бозыласын исәпкә алган, әзерлек чараларын күргән идек. 28 декабрь төнендә 21, дүшәмбе иртәсендә 23 берәмлек техника район юлларын чистартуда эшләде.

Юлчыларга эш җитәрлек, чөнки алар 310 километр озынлыктагы юлларны карап торалар бит. Бозлануга каршы юлларга тәүлегенә уртача 230-240 тонна тоз-ком катнашмасы сибәләр алар.

Билгеле, мондый шартларда машина йөртүчеләргә аеруча сак булырга кирәк. Әнә ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Сафин да шул турыда кисәтә:

–Юлларда бозлавык, кар катламы, шуңа күрә машина йөртүчеләрдән зур игътибар сорала. Гомумән, бик кирәкми икән, ерак юлга чыкмый торыгыз. Рөхсәт ителгән тизлекне арттырмыйча, каршы юл полосасына чакмыйча хәрәкәт итегез. Үзегезнең, башкаларның гомерен куркыныч астына куймагыз.

Район үзәге, авыллар урамнары төрле җирдә төрлечә чистартыла. Базарлы Матакта моны берничә тапкыр эшләделәр инде. Әмма кайбер авыллардан зарланып шылтыратучылар бар.

 

Авылыгыз урамнарын кардан чистарталармы? Бу турыда безнең alki-rt.ru сайтка хәбәр итегез.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *