Ырынбурдагы фаҗигада әлмәтле гаепле
Казан-Ырынбур-Казахстан юлында Радовка авылы янында юл-транспорт һәлакәте була.
Фаҗига урынына килгән полиция хезмәткәрләре ачыклаганча, Toyota Hilux машинасы хуҗасы 45 яшьлек Әлмәт кешесе идарәне югалтып, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм ВАЗ-2107 автомобиле белән “йөзгә-йөз” бәрелешә. Нәтиҗәдә ВАЗның 58 яшьлек йөртүчесе һәм 33 яшьлек пассажиры һәлак була. Фаҗига шаһитлары сүзләренчә, бәрелү шулкадәр көчле була ки, ВАЗ машинасындагы мәетләрне алу өчен коткаручылар машинаны кисәргә туры килә.

