Зәйдә шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннары үтә
Бүген Зәйнең “Энергетик” мәдәният сараенда яшьләр эшләре идарәсе, шәһәр мәктәпләре командалары арасында чираттагы шаяннар һәм тапкырлар клубы уеннарын уздыра. Анда үзенчәлекле уеннары белән инде тамашачылар игътибарын яулап өлгергән 8 команда катнашыр дип көтелә. Тамашаны карарга, яраткан командаларга көч биреп торырга шәһәрдәшләребезне 15 сәгатьтә мәдәният сараена чакырабыз.

