Зәйдә кул эшләре осталары шәхси күргәзмәләр сериясен башлый
Иртәгә Зәйнең яшьләр эшләре идарәсендә ( шәһәр стадионы) шәһәрдәшебез, кул эшләре остасы Венера Шалафаеваның чигү эшләре буенча шәхси күргәзмәсе ачыла. Райондашларыбызның кул эшләрен барлау, матур гадәтләрне пропагандалау максатында актив эшләүче милли-мәдәни үзәк хәзер менә шул рәвешле оригиналь эшләре күп булган зәйлеләрнең шәхси күргәзмәләрен оештыру эшенә керешә.

