Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның Бөек Ватан сугышы ветераннары турында 63 фотокитап

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча, республикада “Җиңүнең газиз йөзләре” (“Родные лица Победы”) исемле социаль-гуманитар проект гамәлгә ашырылачак. Бүген бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек мәсьәләсенә багышланган киңәшмәдә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.
Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
 
Проектның асылы шунда: Бөек Ватан сугышы ветераннары, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, орден һәм медальләргә ия булган батырларыбыз, шулай ук бүген дә арабызда гомер кичергән ветераннар турында видеоматериаллар һәм фотоальбомнар булдыру.
 
Эльмира Зарипова әйтүенчә, фотокитапларны 1941-1945 нче елгы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына тапшыру, шулай ук аларны ветеран гаиләләренә, белем бирү учреждениеләренә, музейларга өләшү ниятләнә. Министр бу проектның әһәмиятен ассызыклап үтеп: “Бу үсеп килүче буынның рухи-әхлакый һәм патриотик тәрбиясе өчен аеруча әһәмиятле”, - диде.
 
Эльмира Зарипова билгеләп узганча, алга таба проектны киңәйтеп, сугышта катнашучыларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре турында да фотокитаплар булдыру күздә тотыла. Аның сүзләренә караганда, проектта “Беренче канал” журналистлары да катнаша.
 
Э. Зарипова сүзләреннән аңлашылганча, фотокитап комплектына өч нөсхәдә ветеран турындагы китап һәм видеодиск керә. Әлегә 63 сугыш ветераны турында 63 фотокитап бастырылачак. Проектны әлегә 18 муниципаль берәмлек кенә хуплаган.
 
Татьяна Ларионова, проектны тормышка ашыру өчен, муниципаль берәмлекләрдә булган барлык хәйрия ресурсларын җәлеп итүне сорады. “Проектны гамәлгә ашыру барышында ветераннарның балалары, оныкларының да кызыксынуы зур булырга тиеш, билгеле. Һәр гаиләдә ата, бабай турында китап булуы – күңелле күренеш”, - дип белдерде Т. Ларионова.
 
“ТР Министрлар Кабинеты карары буенча, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, барлык уку йортлары белән берлектә, хәзерге вакытта Татарстан территориясендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында тулы мәгълүмат туплау өчен, бу проектны интернет-форматта гамәлгә ашыра”, - дип белдерде Ләйлә Фазлыева.
 
“Татар-информ” сайтыннан 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *