Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ел түренә уза Кәҗә белән Сарык (Рәшит Хәбибулллин)

Әбинең яраткан маллары

Безнең күршедә, машиналар да йөрми, кешеләр дә аз уза торган кечкенә тыкрыкта, ялгыз бер әби яши иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул Рябинка исемле аклы-кызыллы төстәге сыер асрады. Бик тә ярата иде сөтбикәсен әбекәй.

Бервакыт әбинең хуҗалыгында кара төстәге бәрән пәйда булды.

–Йонын кыркып оекбаш-бияләй бәйләрмен,–дип сөйләп торды безгә әби “көтүенең” ишәюе уңаеннан. –Рябинкага да күңеллерәк булыр.

Чыннан да, бәрән белән Рябинка беренче көннән үк  бик нык дуслаштылар. Алай гынамы, Рябинка юаш бәрәннең яклаучысына да әверелде. Аз гына куркыныч тудымы – тыкрыкта ят кеше  яисә кемнеңдер маэмае пәйда булдымы – бәрән шундук сыерның корсагы астына кереп баса һәм кирәк кадәр шунда качып тора. Читтән караганда бу бик мәзәк күренә иде.

Җәй узды, бәрән түгәрәк матур сарыкка әверелде. Әбекәй аңардан  азыкны җәлләмәде.

–Тәкә белән каплатасы иде үзен, бик вакыт инде. Көтүдә күптән үзенә иш тапкан булыр иде дә, тәкәне хәзер каян аласың,–дип уфтана иде күрше әби.

Сыерларны көтүгә кумый башлагач, әби белән күрешүләребез сирәгәйде.

–Әбекәй, исәнлегегез ничек, Рябинка белән бәрән нишли?–дип сорадым мин аңардан бер очрашуыбызда.

–Әй, җаным, исемә дә төшермә!–ди әби. Аның зур итеп ачылган күзләре, калтыранган тавышы ниндидер бик кызганыч хәл  хакында сөйли иде. –Әхәт исемле бер танышым тәкә алып килгән иде. Зур мөгезле, йонын тигәнәкләр сырып алган дәү бу тәкәне күргәч, өнем алынды. Йортка да уздырмаска идем, Әхәт инде аны кертеп җибәргән икән. Мескен сарыгым да  җен кебек ямьсез бу тәкәне күреп бик курыкты, абзар стенасына ук сикерә башлады. Төне буе борчылып яттым. Иртүк торып йортка чыктым, сак кына абзарга күз салдым. Тегеләр янәшә яталар. Уртак тел тапканнар, күрәсең. Ә бит башта ничек куркыткан иде мине ул тәкә!

Әбекәй бу хәлне шундый дулкынланып сөйләде ки, әйтерсең лә сүз аның бердәнбер гөнаһсыз кызы хакында бара иде. Менә бит ул үзенең ялгыз тормышына аз гына булса да ямь өстәүче малкайларын ничек ихластан ярата иде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *