Бүген - Качману
Качману (крещение) ул мәҗүси халыкларның суга табыну чорыннан ук калган. Кач ману йоласын «чукындыру» дип түгел, ә суны изгеләндерү мәгънәсендә аңларга кирәк. Су, гомумән, бик борынгы заманнардан ук иң изге әйберләрнең берсе, барлык җан ияләренә рух өрүче булып саналган. Ә инде Иордан суында гөнаһлардан арындыруны Коткаручыдан 6 айга гына алдан туган Чукындыручы Яхъя 30 яшендә башлап җибәрә. Хәтта Гайсә Коткаручы үзе дә Яхъя карамагына килә. 19 гыйнвар Качману көне буларак шул вакыйгадан башлана. Шулай итеп, мәҗүсилек һәм билгеле бер шәхес аркылы Аллага табыну икесе бергә үрелеп барган. Яһүдләрдә изгеләндерелгән су хәтта холык-фигыльне дә чистарта, сафландыра дип уйлаганнар. Менә шуңа күрә дә кач манылган су тереклек суы дип йөртелә һәм ул барлык авырулардан (эчке һәм тышкы чирдән, күз тиюдән, әйбер кагылудан һ.б.) имгә ярый, диләр.
19 гыйнвар - кышкы Микулы (Николай) көне дә. Бу көнне Зичә чишмәләреннән таң суы алып кайтканнан соң үрәчәле чаналарга төялеп, гармуннар уйнап урам әйләнүләр, биш чакрымдагы Түбән Биш авылы базарына барып кайтулар һаман да истән чыкмый. Фото Яндекс сайтыннан http://www.photosight.ru/photos/4660250/