Наил Мәһдиев: «Мин хәрби булырга хыялланган идем...»
Без балачакта нинди генә хыяллар белән янмыйбыз?! Аларның тормышка ашуы да, күңелләрдә кадерле истәлек булып кына калуы да мөмкин. Әмма кешенең җәмгыятьтә лаеклы һәм абруйлы үз урынын таба алуы барыбер дә шушы балачак хыялларына, хыяллар тудырган тәвәккәллеккә, максатчанлыкка бәйледер.
Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән балачак хыяллары һәм шушы матур чорның иң кызыклы, тәэсирле мизгелләре турында сөйләшеп утырдык.
– Наил Гамбәрович, балачак турында уйлаганда, нишләптер күбрәк шуклыклар искә төшә. Сезнең дә шулайдыр инде ул? Мәктәптә укыган чакларыгызны ничек итеп искә аласыз?
– Мәктәп еллары – гомернең ачышларга, куанычларга иң бай вакыты. Дөресен әйтим, мин бишлегә генә укымадым, яшьләр телендә әйтсәк, «ботаник» түгел идем. Әмма беркайчан артта да сөйрәлмәдем. Безнең кебекләрне мәктәптә бер матур сүз белән атап йөртәләр иде – «хорошист».
Гаиләбез бай да, ярлы да түгел, урта хәлле иде. Әтиебез нефтьче (мин нефтьчеләр шәһәрендә – Бөгелмәдә үстем), әниебез хисапчы. Әни (Тәслимә исемле, Тәслимә Габдулхаковна, дип йөртәләр иде) кирәк чакта кырыс та, таләпчән дә, кирәк урында, әни кешегә хас булганча, йомшак, аңлаучан та була белде. «Главный – әтиегез...» дип кабатлый иде ул. Әмма менә хәзер мин уйлыйм – ул үзе дә зур роль башкарган, безнең гаиләнең «тышкы эшләр министры» булган икән.
Мин урамда эшсез йөргәнебезне хәтерләмим – без җәй буе бакчада бәрәңге, чөгендер утый, яшелчәләргә су сибә идек. Әни эшне әзерләп кенә тора иде. Каникулда берәр айга авылга кайтарып куялар. Безнең әти тумышы белән Азнакай, әни Лениногорск районыннан, без күбрәк Лениногорскиның Түбән Чыршылы авылына кайтып йөрдек. Гаиләдә ике бала үстек. Абыйның укуы минекенә караганда «йомшаграк» иде. Әтинең мәктәптән, ата-аналар җыелышыннан кайтуын абый өч кат трико киеп көтеп тора иде – безнең әти күп сөйләшеп тормый, тәртип бозабыз, йә укуга игътибарны киметәбез икән, каеш әзер... Мин мәктәпне тәмамлагач та, әти: «Институтка керә алмасаң, улым, мин сине үзем «по блату» бер җиргә урнаштырам», – дип кисәтеп куйды. Армиягә, дип әйтүе иде. Кыскасы, без әтидән чып-чын ир-ат тәрбиясе күреп үстек.
Әтиебез инде мәрхүм, әниебез әле, Аллага шөкер, исән-имин. 17нче декабрьдә 80 яшен билгеләп үттек.
Ә балачак шуклыклары, чыннан да, еш искә төшә. Малайлар белән урамда яңа ел уенчыклары – шартлаткычлар белән шаярып йөргән чаклар, егет булып килгәндә, әтигә әйтеп тормыйча, аның машинасында (ул вакытта әле «Запорожец»), йә булмаса мотоциклында җилдереп килүләр... – ниләр генә булмаган. Балачак дуслары белән күрешкәндә, шул чакларны искә алып көлешәбез.
– Ул елларда малайлар космонавт булырга хыяллана иде бит... Сездә дә булдымы андый хыял?
– Минем «военный», хәрби кеше буласым килә иде. Очучылар әзерли торган училищега керергә әзерләндем. Тик медицина тикшерүен уза алмадым. Чөнки малайлар белән көрәшкәндә, борынны имгәткән идем. Ленинград урман техник академиясендә инженер-механик белгечлеге алдым. Шунда ук хәрби кафедрада да укыдым, лейтенант погоннары тагып чыктым. Балачак хыялым күпмедер дәрәҗәдә тормышка ашты дисәм дә ярый – Бөгелмә районы белән җитәкчелек иткәндә, бер пред-
приятие базасында, хәрби укулар оештырдык. Зур масштабта, меңгә якын кеше җыеп... Бүген мин запастагы полковник.
Бөгелмә – ныклы традицияләре, үзенчәлекле культурасы булган шәһәр. Кайчандыр бөтен Советлар Союзыннан иң яхшы нефтьчеләрне җыйган шәһәр ул. Анда мәгариф зур үсеш алган, тәҗрибәле, яхшы әзерлекле, көчле укытучылар тупланган. Бөгелмә мәктәпләрен тәмамлаучылар электән Казанга түгел, Мәскәүгә йә Петербургка, анда да иң абруйлы уку йортларына укырга керәләр иде.
Мин шулай ук иң яхшы мәктәпләрнең берсендә – 2нче санлы мәктәптә укыдым. Тормышта ирешкән уңышларым өчен беренче укытучым Евгения Куликовага, математика укытучысы Саҗидә Абдулловна Заһидуллинага (ул Ленин орденлы укытучы иде), физика укытучысы Александр Александрович Игорьковка (Россиянең атказанган укытучысы) һәм, әлбәттә, башка укытучыларга да рәхмәтлемен. Беренче укытучым инде мәрхүмә, исән вакытта мин аның хәлен белешеп тордым, кулдан килгәнчә ярдәм итә алдым. Менә шул бүген күңелгә күпмедер тынычлык бирә.
– Сез җитәкчелек иткән чорда Бөгелмәдә мәктәпләргә, гомумән, яшь буынга игътибар зур булды. Чаллы да үз традицияләре, яшьләрчә имиджы булган шәһәр. Бездә яшьләрдәге активлыкны үстерүгә, сәләтле балаларга, яшүсмерләргә адреслы ярдәм күрсәтүгә, костюмнар тектерү, дәрәҗәле фестивальләргә җибәрүгә зур игътибар бирелә. Чаллы спортны, аерым алганда велосипедны пропагандалаучы шәһәр буларак та республикага билгеле...
– Беләсезме, Чаллы белән җитәкчелек итәргә миңа беренче мәртәбә 1999 елда, (шәһәр хакиме Рафгать Алтынбаев бу вазыйфадан киткәч тә) тәкъдим булган иде. Минем ул чакта Бөгелмәдән китәсем килмәде. Гәрчә, Чаллы мине ул вакытта да җәлеп итә иде. Бу чыннан да үзенчәлекле шәһәр, КАМАЗ төзелеше белән бергә бик күп көчле шәхесләрне туплаган шәһәр. Чаллыда эшләү кызыклы, әмма шул ук вакытта, әлбәттә, җиңел түгел.
Шәһәр башлыгы буларак, мин үз алдыма, беренче чиратта, хуҗалык эшләрен, халыкны борчыган иң актуаль проблемаларны хәл итү максатын куям. Чаллыда тәрбия, мәгариф, мәдәният, спорт кебек тармакларда эшнең ничек торуын, нинди мәсьәләләрнең көнүзәк булуын аңлап бетерер өчен миңа әле берникадәр вакыт кирәк.
Спорт, дигәннән, мин үзем дә спортчы, Татарстанда авыр атлетика буенча Федерация Президенты булып тордым. Велосипедны пропагандалау мәсьәләсенә килсәк – мин үзем беркадәр башкарак фикердә. Велосипед табигать шартлары җылырак булган илләрдә киң кулланыш табарга мөмкин. Ә бездә, үзегез беләсез, ул берничек тә транспорт чарасын алыштыра алмый...
– Сез бүген әти генә түгел, бабай да, кызыгыз, улыгыз һәм оныгыгыз бар. Балалар тәрбияләгәндә, нинди принципларга өстенлек бирергә кирәк, дип саныйсыз?
– Дөресен әйтим, балалар үскәндә, мин тәрбия эшенә артык зур игътибар бирә алмадым. Иртүк эшкә чыгып китәргә туры килә, бу вакытта алар әле йоклап кала, мин эштән кайтканда (эшем авыл хуҗалыгы белән дә бәйле иде, вакыт белән бик чикләп булмый торган тармак) балалар инде ятып йоклаган була иде. Якшәмбе көнне төштән соң өйдә булу мөмкинлеге табыла икән, шуңа да сөенәсең. Аллага шөкер, балаларыбыз тәртипле булып үстеләр. Хәзер шаяртып: «Бу минем хезмәт» дип сөйләнгән булсам да, балаларны, билгеле, хатыным Розалия тәрбияләде. Ул мине балаларга һәрвакыт үрнәк итеп күрсәткәндер, дип уйлыйм. Бу да бит бик нәтиҗәле тәрбия алымы.
– Наил Гамбәрович, газета укучыларыбыз киләчәктә һичшиксез абруйлы һөнәр алу һәм уңышлы шәхес булу турында хыялланадыр. Моңа ирешү өчен нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Безнең малайларга-кызларга теләкләрегез?
– «Көмеш кыңгырау» газетасы укучыларына мин максатчан, тынгысыз, актив тормыш телим. Уку турында да онытмагыз, җәмәгать эшләрен дә игътибарсыз калдырмагыз. Теге йә бу өлкәдә сәләтегез бар икән, үзегезне, һичшиксез, сынап карагыз. Мәктәп партасыннан ук үз имиджыгызны булдыру өстендә эшләгез. Имидж ул хезмәт карьерагызның беренче баскычы.