Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Сугышлы мәктәбе директорының юбилее

Мәктәпнең тәҗрибәле педагогы, хөрмәтле җитәкче һәм остазыбыз Рәсимә Хәтим кызы Сабирҗанова шушы көннәрдә юбилеен билгеләп үтә. 


Ул җырларда җырлана торган биек таулары, челтерәп аккан чишмәләре, гүзәл табигате белән дан тоткан Керкәле авылында дөньяга килә. Ә хезмәт юлын Сугышлы мәктәбендә башлап, гомерен дә шул авыл белән бәйли. Монда ул 15 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләде, инде алтынчы ел директор вазифасын үти. 
Директор булып эшләгән дәвердә мәктәп шактый яңалыклар кичерде. Шуның берсе, безне дә, укучыларны да иң сөендергәне – быел мәктәптә капиталь ремонт башлану. Ишек-тәрәзәләр алыштырыла, барлык уңайлыклары булган санузел ясала, электр җиһазлары яңартыла. Рәсимә Хәтимовна эш барышын күзәтеп кенә калмый,  эшчеләр арасында үзе дә янып-көеп йөри.   
Хезмәттәшебез, ана теле укытучысы буларак, Ризаэддин Фәхреддин һәм Габдулла Тукай сүзләрен кулланырга ярата. «Бала чакта алган тәрбияне бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас», «Тырыш яшьләй, зурайгач, җайсыз ул. Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!», ди. 
– Балаларга татар телен укытуда укытучының роле гаять зур. Алар булганда тел, әдәбият, тарих яшиячәк. Укытучы бит ул һөнәр генә түгел,  бала күңеленә яхшылык, рәхимлек, сафлык орлыкларын салучы, – ди.
Бүген безнең мәктәптә 51 бала укый. Аларга 13 укытучы белем-тәрбия бирә. Арада – Рәсимә Сабирҗанова да бар. Укытучылар түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш. Балаларны ярату, алар белән уртак тел табып, дөрес аралашу да күп көч таләп итә. Бу сыйфатларның барысы да директорыбыз Рәсимә Хәтим кызына хас. 
Сабирҗановлар һәркем өчен үрнәк гаилә. Тормыш иптәше Азат белән Рәсимә Хәтимовна бер малай, бер кыз тәрбияләп үстерде. Бүген алар икесе дә югары белемле белгечләр. Ә кызлары Альбина, әнисе эзеннән китеп, татар теле, әдәбияты һәм инглиз теле укытучысы булып эшли, гаиләсе белән Казанда яши. Әби-бабай иң яраткан оныклары Рөстәмне бик яратып карый, тәрбияләргә ярдәм итә. Үзләренең әти-әниләре һәм  туганнарының  ныклы таянычы булып яши бу гаилә.  
Рәсимә Хәтим кызына сәламәтлек, уңышлар телибез.  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *