Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда укучы Лениногорск студентлары ничек яши?

25 гыйнварда Студентлар көне билгеләп үтелә. Бу уңайдан, төбәгебездә туып-үсеп, төрле шәһәрдәге югары уку йортларында белем алучы студентларның хәлен белештек.
 
Гөлинә Гаррапова, Казан (Идел буе) федераль университеты юридик факультетының  III курс студенты.
– Хәзер күп кенә вузларда “иң кызу вакыт”- сессия бара. Мин, Аллага шөкер, барлык имтиханнарымны бик уңышлы тапшырдым. Инде өйгә кайттым, ял итәм, әти-әнигә булышам. Бу семестрда без җиде зачет һәм ике имтихан тапшырдык. Минем үземә баллы-рейтинг системасы бик ошый. Чөнки монда ярты ел буе уңышлы гына укып барган студентларга имтиханнарны җиңелрәк тапшыру мөмкинлеге туа. Мин үзем ике имтиханны да «бишле» билгеләренә бирдем. 
Кайбер мөгаллимнәр лекцияләрне язу-язмауга игътибар итми. Мондый очракта планшетта да язып барырга мөмкин. Ә кайберләре исә, лекцияләрне кулдан дәфтәргә язуыбызны сорый. Чөнки ул, беренчедән, безнең дәрескә йөргәнне дәлилли, икенчедән, имтиханнарны уңышлы тапшырырга ярдәм итә. 
Хәзер бездән фәнни юнәлештә дә актив эш алып баруыбызны таләп итәләр. Мин өченче ел инде үзебезнең факультетның студентлар фәнни оешмасы әгъзасы булып торам. Бөтенроссия фәнни-гамәли конференцияләрендә, төрле бәйгеләрдә катнашабыз. Әле декабрь аенда гына Мәскәүдә – МГУ да узган юридик слетта булып кайттым. Үзебез дә илебезнең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән студентларны еш кабул итәбез. “Россия юристлар ассоциациясе” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар советы әгъзасы булып торам. Октябрь аенда гына Тимәш һәм Чкалов исемендәге Шөгер мәктәпләрендә булдык, укучыларга лекцияләр укыдык, сорауларга җавап бирдек.
Барлык студентларны бәйрәм белән котлыйм, укуларында уңышлар телим.
 
Эльвира Галимова, Казан дәүләт архитектура – төзелеш университеты экономика факультетының II курс студенты.
– Буш вакытларда (аны табып булса, әлбәттә, чөнки курсларга йөрим, инглиз телен өйрәнәм) спектакльгә барырга яратам. Камал белән Тинчурин театрларын  үлеп яратам. НКЦда йөрибез, “Гаилә үзәге” (чаша) яныннан җәй көне үтүе  рәхәт. Горький паркын быел бик матурладылар, анда бик шәп. Кремльнең матур урыннарын яратам. Кеше күрәсең  килсә - Бауманга барасың. Мин, гомумән, жәяү шәhәр урамнарын карап йөрергә  яратам.
Тулай торакта торам. Студентлар күп. Ашарга да үзебез пешерәбез. Әллә нинди тәмле әйберләр пешереп карыйбыз. Күршеләр белән бер-беребезгә чәй эчәргә йөрибез, берәр нәрсә пешердең икән – башкаларны да сыйлыйсың. Егетләрне дә пешерергә өйрәтеп бетердек инде. Өйдән алып килгән генә азык-төлек җитеп бетмәсә, сатып аласың. Акча да юлга күп китә шул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *