Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлки районында бу якшәмбедә үзара салым кертү буенча референдум узачак

Районыбызда бу якшәмбедә үзара салым кертү буенча референдум узачак. Авылларда тавыш бирү участоклары эшли башлады инде.
 
Авыл җирлекләрендә исемлеккә кертелгәннәрнең яртысыннан күбрәге тавыш бирсә, референдум үткән дип санала. Ә бездә сайлаулар һәрвакыт халыкның зур активлыгы белән узып килде. Шуңа җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүдә  халык бу юлы да актив катнашыр дигән ышаныч бар.
Исегезгә төшерәбез: авылларда тавыш бирү бюллетененә ике мәсьәлә – урам утлары һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү өчен сез үзара салым (бер кешедән  35 һәм 15 сум) кертүгә  ризамы- дигән сораулар куела. Ә Базарлы Матакта боларга өченчесе – парклар төзекләндерү мәсьәләсе кушыла (15, 15 һәм 15 әр сум).
Тавыш бирү якшәмбе көнне иртәнге сәгать 7 дә башлана һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итә. Тавыш бирү участокларына сайлаучылар паспортлары белән килергә тиешләр. Нигезле сәбәпләр аркасында 25 гыйнвар көнне  референдумда катнаша алмаучылар участокка алдан килеп тә тавыш бирә алалар. 
Референдумда халык хөкеменә җирле әһәмияткә ия мәсьәләләр куела. Шуңа да районның һәр кешесе үзенең яшәү, көнкүреш шартларына кагылышлы бу сорауларга уңай җавап бирер дип ышанырга кирәк. Бу көннәрдә авылларда үтә торган җыеннарда да халык референдум сорауларының мөһимлеген, аларны хәл итүнең зарурлыгын белдерә. 
Шунысы да әһәмияткә ия: халыктан кергән үзара салым акчасына республика дүрт тапкыр арттырып өстәмә средстволар бирәчәк. Мондый саллы өстәмәләр булганда авылларыбызда без шактый мәсьәләләрне бергәләп уңай хәл итә алабыз. Бердәм алынганда теләсә нинди зур эш җиңел тоела ул.
Район үзәк сайлау комиссиясе  әлкилеләрне 25 гыйнварда тавыш бирү участокларына чакыра! 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *