Зәйдә иң яхшы өстәмә белем бирү педагоглары 4 нче һәм коррекция мәктәбендә
Зәйдә иң яхшы өстәмә белем бирү педагогларын ачыклау йөзеннән оештырылган “Шәхес тәрбияләү” дип исемләнгән бәйгенең муниципаль туры төгәлләнде. 5 укытучы балалар белән дәрестән тыш сәгатьләрне нәтиҗәле үткәрүдә, үз индивидуаль тәрбия программаларын яклауда сынаштылар. Араларыннан 4 нче мәктәптән Оксана Скребкова, коррекция мәктәбеннән Ольга Зәйниева бәйгенең зона турына сайлап алынды.