Балык бистәсе районы "Бәләкәч" балалар бакчасында гаилә ярышлары уздырылды
"Әти, әни һәм мин–спортчылар гаиләсе”
Шушы көннәрдә “Бәләкәч” балалар бакчасында “Әти, әни һәм мин–спортчылар гаиләсе” исемле ярыш үткәрделәр. Балалары белән бергә ата-аналар да бәйгеләрдә сынатмадылар. Ярыш ике командага бүленеп гимнастик күнегүләр ясаудан башланды. Ананан шигырьләр сөләп, табышмакларга җавап эзләделәр, башваткыч та чиштеләр. “Әлеге ярышны ата-ананы тормыш мәшәкатьләреннән арындырып, аз гына булса да вакытны күңелле үткәрү максатыннан оештырырдык”,–ди әлеге балалар бакчасының тәрбияче-инструкторы Гөлназ Нәбиуллина. Иң активларга грамоталар, медальләр тапшырдылар.
Фото redrs@mail.ruдан алынды.