Добавить новость
World News
Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уңган, булган Касимовлар гаиләсе яши Югары Тегермәнлек авылында (ФОТО)

Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди безнең халык. Йортларының төзеклеге, әллә кая сузылган зур, иркен мал абзарлары шаккатмалы Касыймовлар гаиләсенең.

Сыерлар, таналар, үгезләр, сарыклар өчен аерым бүлмәләр, кош-корт, ана һәм бала куяннарга да яхшы итеп җиһазландырылган уңайлы тораклар эшләнгән. Һәрберсендә тәртип бусагадан башланган. Бу гаиләгә күпләп мал асрау нәселдән килгән, Габдрахман аганың әти-әниләре дә тырыш, хезмәт сөючән кешеләр булганнар. Ул заманнарда ук икешәр сыер, өч-дүрт бозау, уналты сарык, куяннар, кош-кортлар асраганнар. Күпме хезмәт, тырышлык, йокысыз төннәр киткәндер аларны тәрбияләү, ашату өчен. Әнә шул матур гадәтләрне алар балаларында да тәрбияләп калдырганнар.

Яшьтән үк ут иде ул

Бу гаиләдә Габдрахман абый 1956 елда дөньяга килә. Мәктәптә урта белем алганнан соң, армия сафларына китә. Армиядән кайтканнан соң, колхозның ГАЗ-53 машинасына утыра. Сигез ел эшләү дәверендә беренчелекне беркемгә дә бирми. Тырыш хезмәте өчен комсомол путевкасы белән Болгария, Румыниягә бара, теплоход белән круизларда йөреп кайта. Алдынгылар рәтендә барганы өчен бронза медале белән бүләкләнә. Сыйныфташ кыз Мәрьямбикә белән җиде ел дуслашып йөргәннән соң 1980 елда бергә тормыш корып җибәрәләр. “Яшьтән үк ут иде ул, җитешмәгән җире, эшләмәгән эше юк иде аның”,-ди аның турында тормыш иптәше. Шул сыйфатлары өчен яраткандыр да инде ул Габдрахманын. Тиктормас егет Чистай совхоз техникумының автомеханик факультетын тәмамлый. Машиналар яратканга күрә 1983 елда районга кайткан җиденче маркалы “именной” машина сатып алалар. Механик һөнәре колхозда гына түгел, йортында да күп нәрсәләрне механикалаштырырга ярдәм итә Габдрахман абыйга. Өенә генә түгел, маллар йортына да су үткәрә ул. Сыерларга печән салу өчен, улак өстендә “кормушка” яслеләр  урнаштырган. Аны күчереп печән салырга мөмкин, аннан соң күтәртеп куялар. Маллар үрелеп печәнне йолкып ашыйлар, коелганы да әрәм-шәрәм булмый, улакка гына төшә. Су җылыту өчен аерым бүлмәдә ике “буржуйка” бар. Малае белән зур тегермән ясап куйганнар. “Бер капчык ашлыкны биш минут эчендә он итә ала”,-ди хуҗа. 

Гөлназ Зарипова.

Бу язманы газетабыздан укый аласыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

Фото авторныкы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *