Әтнә районыннан Сүрия Мингатинаның шигьри тәлгәшннән хушланып алыгыз
Сине күрәм көздә!
Көзне салкын, диләр,
Пыскак яңгыр,
Үрти җил-давыл...
Йөзгә бәреп ачы җилләр исә-
Күңел сагына җылысын җәйнең...
Ә мин җылы тоям-
Көздә сине күрәм!
Аяз күктә-сафлык.
Салкын түгел-аклык!
Яңгыр түгел-назың
Җанга бәрә шулай
Шашып... ярсып...
Каен кызы- сары,
Сагыш түгел –кояш!
Синең җылың калган...
Чукларында –алтын..!
Сине күрәм көздә!
Сихри сафлык,
Җылың калган миндә-
... Җәйнең көзгә кергән мәле!
Сүрия Мингатина

