Добавить новость
Новости сегодня

Чуаш Кичүе өченче ел рәттән пневматик мылтыктан ату буенча җиңүче (ФОТО)

Яңа Салман мәктәбе базасында үткән атнада Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов призларына һәм Бөек Җиңүнең 70  еллыгы уңаеннан мәктәп укучылары арасында пневматик мылтыктан ату буенча ярышлар булып узды. 
 
 
Бәйгенең тантаналы өлешен ачып, ДОСААФ җирле оешмасы җитәкчесе Марат Хөснетдинов ярышта катнашасы укучыларны активлык һәм өлгерлек күрсәтергә чакырды. Аннары район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сүз алды.
 
–Быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Әлеге җиңүгә безнең райондашларыбыз керткән өлеш тә зур. Кызганыч, сугыш аетераннарының күбесе  инде арабызда юк. Аларның 21 е генә исән-сау бүген. Бәйгегә барыгыз да җиңү яуларга дип килгәнсез. Мондый ярышларда катнашып сез үзегездә ихтыяр көче, бердәмлек рухы тәрбиялисез бит,–диде Александр Федорович. Ул балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлекләре өчен ДОСААФ җирле оешмасына һәм Яңа Салман мәктәбе коллективына рәхмәт әйтте.
Аннары Яңа Салман мәктәбенең «Җиңү» патриотик түгәрәге укучылары кунаклар алдында концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның тормыш юлы белән таныштырдылар. Әлеге күренекле шәхес, Бөек Ватан сугышы ветераны, 90 яшьтә булуына карамастан, әле дә актив тормыш белән яши, ДОСААФның республика президиумы әгъзасы, Казан шәһәренең ветераннар советы члены булып тора.
 
Тантаналы өлеш тәмамланганнан соң барлык мәргәннәр мәктәп спорт залына юнәлде. Биредә районның 20 мәктәбеннән 14-17 яшьлек 60 малай һәм кыз пневматик мылтыктан төз ату буенча көч сынашты. Ярыш шартлары буенча ун метр ераклыктан ату өчен сигез ядрә каралган. Өчесе сынауга булса, бишесе очко өчен иде.
 
Жюри әгъзалары атылган мишеньнәрне җыеп алып, очколарны саный барды. Ике сәгатьтән артык ату тавышлары яңгыраганнан соң нәтиҗәләрне билгеләр вакыт җитте.
 
Командалар арасында, 120 очко туплап, Чуаш Кичүе мәктәбе мәргәннәре (җитәкчеләре Илдус Шакиров) беренче урынга чыкты. Икенче урында – 119 очко җыеп Чуаш Борнае командасы (Надежда Емелюкова), өченче – 114 очко белән Юхмачы мәктәбе укучылары (Андрей Романов).
Шәхси беренчелектә җиңүче – Дмитрий Демьянов (Юхмачы), ул иң төз атучы исеменә лаек булды. Икенче – Алексей Васюткин (Чуаш Борнае), өченче урында – Альберт Хөсәенов (Чуаш Кичүе).
 
Иң төз атып призлы урыннар яулап алган командалар һәм шәхси беренчелектә уңышлы чыгыш ясаган укучылар дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булды. Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин беренче өч урынны яулаган командаларга волейбол туплары, ә аларны әзерләгән укытучыларга Мактау грамоталары тапшырды.
 
 
Өченче ел рәттән әлеге ярышларда беренчелекне үз кулыннан ычкындырмаган Чуаш Кичүе командасы мәргәннәре Ранис Кәримуллин, Александр Дербышев, Альберт Хөсәенов.
 
–Мәктәбебез  белән горурланабыз, җиңүләребезгә шатланабыз, безнең өчен бу зур дәрәҗә,– диләр.
Бүген Казан шәһәрендә ату ярышларының республика этабы уза. Безнекеләргә анда уңыш юлдаш булсын.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *