Добавить новость
Новости сегодня

Бабам Кыямның бер хатирә язмасын сезгә тәкьдим итәм( язма үзгәртелмичә бирелә)

               Мин Чумарина Алия.Әнием Илсөярнең әтисе-бабам Кыямов Камилның сөйләгәне буенча,аның балачак тормышы турындагы хәтер- хатирәсен түкми- чәчми сезгә җиткерәм:

              “Мин Кыямов Камил 1938 елда 11 декабрьдә Күки авылында туганмын.Апам Фатыйма 1937 нче,сеңлем Хәдичә 1941 нче елда туган.Әтием Кыямов  Мифтахөтдин 1909 нчы елда туган.Ул урманчы булып эшләгән.1941 нче елда сугыш башлангач,сугышка киткән.Мин 3 яшьтә генә булганмын,әтине хәтерләмим дә.Менә без шулай әнием Фәхимә җилкәсенә 3 кечкенә бала өелеп калдык.Хәдичә әле имчәк баласы ,3 айлык кына иде.Әтиебез шул китүдән кайтмады.Аның берничә генә хаты килде.”Без Днепр елгасын кичәргә торабыз.Исән калырбызмы-юкмы,монда бик хәтәр” дип язган иде ул соңгы хатында.1941 елның октябрь аенда “без вести пропал” дигән кара кәгаз килде.Шул Днепр суында үлгән инде ул.Сугыш беткәч,исән калган солдатлар кайта башлады.Безнең дә әти кайтмасмы икән дип өмет иттек,көтеп йөрдек,кайтмады шул.Әни дә кайтыр дип өмет иткәндер инде.Бу кайгыдан әни тормыйча  өч көн буе урын өстендә ятты.Өметләр өзелде,тормыш нужасы ,кечкенә булсак та,безнең дә өскә өелеп калды.Сугыш вакытында гына түгел,аннан соңгы елларда да бик авыр булды.Ашарга инде бар кешенең ризыгы шул черек бәрәңге,кычыткан ашы,алабута,элмә оны,төрле үләннәр иде.Ул вакытларда кышлар бик озын һәм бик суык була иде.Ягарга утын булмаганлыктан,өйләргә дә суык “кунаклады”.Әниләрне симәнә алып кайтарга җибәрәләр иде.Мин күрше абый янына кереп чабата ясарга өйрәндем.И сөенде әни бу шөгылемә!Мин ясаган чабаталарны ул симәнәгә барганда киеп бара,кайтканда тишелә калса дип запаска тагын бер кием ала иде.Әни киткәч без өйдә үзебез генә кала идек.Күрше  карчыклары күз-колак булалар иде безгә.

             Еллар уза торды.Авыр булса да үлмәдек,рәхәт тә күрмәдек.Без күргән нужаларны сөйләп кенә бетерә торган түгел.Үсеп укырга да кердек.Мәктәптә укырга кирәк,ләкин барып булмый.Яз көне әзерләгән печәннәр беткәч,малларны яздан ук кырга көтәргә алып чыгарга кирәк иде.Шулай беркөнне чана тартып кырга салам  төбенә барып салам төягән идем,каршыма агентлар килеп мине тоттылар,мин урлаган янәсе. Әтиең сугышта үлгән дип җәлләп тормадылар , “чанаңны саламы белән фермага алып кайт”  диделәр.Ә мин ачуымнан чананы таудан төшереп җимбәрдем.Мина шул чананы кире алып менгерттеләр.Мин азаптан яндым-пештем,аякларым  юешләнде.Ә чананы фермага алып кайтарга туры килде.Шуннан соң бер ай авырып урын өстендә яттым. 7 нче сыйныфта  укыганда әзрәк икмәк эшләп булмасмы дип тракторист янына плугар булып кердем.Мине кешеләр бик кызгандылар. ”Бик яшь  бит әле син,яшьтән ватыласың балакаем”  диделәр. Яшәргә дә,ашарга да кирәк.Ләкин үзең өчен генә яшәп булмый бит әле,хөкүмәт  тә сорый.Сыер асрасаң аның бозавын кондракавать итеп алып чыгып китәләр,44 кг ит налогын түләтәләр.Әнине сәвит өенә чакырдылар.Заемга кул куймаса,өйгә дә кайтармыйлар,сарыкның йонын,тавыкның йомыркасын сорыйлар иде.Менә шундый заманнарда үстек без.Сугыш афәтләре безне җитәрлек камчылады.Ни дисәң дә ,әтиле балалар андый нужаны күрмәде инде.Хәзер аллагашөкер,тик без генә картайдык.Әбиең Наилә белән 1 кыз,4 малай тәрбияләп үстердек.Балаларыбыз исән-сау,аллагашөкер!Балаларга,оныкларга исәнлек,бәхет-тәүфикъ ,хәерле гомерләр теләп,дөньялар имин булсын,сугыш афәтләре кабатланмасын дип телибез әбиең Наилә белән.”      

           Сүземне тәмамлап шуны әйтәсем килә:без сугыш еллары турында әби-бабаларыбыздан тыңлап кына беләбез.Алар кичергән тормыш юлының ни дәрәҗәдә авыр булуын без күз алдыбызга да китерә алмыйбыз.Безгә әби-бабаларыбызга кушылып,сугышлар булмасын иде дип теләргә,аларны кадерләргә,яратырга,хөрмәт итәргә генә кала...  

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *