Добавить новость
Новости сегодня

Укыйм дисәң - елап укы, еллар үткәч елмаерсың,яки “Азбука” бәйрәме (фотолар)

Санаулы көннәр әнә шулай сизелми дә үтеп киткән. Балык бистәсе икенче номерлы мәктәбенең беренче сыйныф укучылары азбуканы әле генә укый башлаганнар иде. Хәрефләрне өйрәнеп бетереп, шушы көннәрдә “Азбука бәйрәме”н үткәрделәр.

Беренче “А”, “Б”, “В” сыйныфларында илледән артык бала белем ала. Бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Күмәк җырлар өйрәнгәннәр, шигырьләр сөйләделәр. Алтынчы сыйныф укучылары әкият геройлары булып кунакка килгәннәр.  Алар биргән сорау, табышмакларга балалар төгәл җаваплар бирделәр.

Мәктәп китапханәчесе Сиринә Мөхәммәтҗанова балаларны котлады, үзенең теләкләрен җиткерде. “Китапны яраткан кеше аның дустына әйләнә, ул аны саклый, яратып укый. Укудан туктаган бала фикерләүдән туктый. Сезгә хәзер китапханәгә язылырга вакыт җитте”,-диде ул. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга  “Азбуканы үзләштергән өчен” дигән мактау кәгазьләре тапшырдылар. Хәзер инде алар Уку китабын өйрәнә башлаячаклар. Бәйрәм күңелле үтте, балаларга да бик ошады. “Миңа әкият геройлары барысы да ошады. Алар килгәч кызыграк булды. Без “Азбука”ны укып бетердек. Миңа хәрефләрне өйрәнергә авыр булмады. Китаптагы рәсемнәрне карадым, әкиятләрен яратып укыдым”,-ди  беренче “А” сыйныф укучысы Әдилә Хафизова. Ул сыйныфның җитәкчесе Любовь Смолина укучыларыннан бик канәгать. Уку елы башында авырлыклар булса да, балаларда кызыксыну уятып, тырышлык тәрбияли алган. “Укучыларың төрлесе бар, хәзерге заман балалары һәр нәрсәдән хәбәрдар, бик хәрәкәтчән. Бер урында озак утыра алмыйлар, игътибарны бик тиз читкә юнәлтәләр. Тыңлап утырсалар, теманы җиңел үзләштерәләр, шуңа күрә дә аларның игътибарын җәлеп итәрдәй юллар эзләдем. Дәресләрне уен формасында алып барырга,  ешрак мактарга тырыштым”,-ди ул. Шунда әлеге сыйныфта укучы малайның әнисе Гүзәл Дармидонтова сүзгә кушылды. “Улым укырга кергәндә хәреф таный белми, укый башласа да ояла иде. Любовь Смолинаның тырышлыгы нәтиҗәсендә үз-үзенә ышанып, горурланып укый башлады. Укытучы балаларның барысын да тигез күреп, һәрберсе янына килеп өйрәтергә вакыт тапты. Улым “Азбука”дагы тизәйткечләрне өйрәнергә яратты, ике тапкыр укудан яттан сөйли ала иде. Өйдә гәҗит, журналларны, апасының китапларын зур кызыксыну белән карый, укый”,-ди Имранның әнисе.

Гөлназ Зарипова.

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *