Добавить новость
Новости сегодня

Зәйлеләргә 2014 елда 108,11 миллион сумлык элемтә хезмәте күрсәтелгән

Зәйдә оешма-предприятие, учреждениеләрдә хисап җыелышлары дәвам итә. Бүген аның чираттагысы   “Таттелеком” АҖ Әлмәт зона электр элемтәсенең Зәй участогында узды. Анда шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе  Сергей Максимов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев  катнашты.

Район электр элемтәсе үзәгендә 64 кеше хезмәт куя, аларның күпчелеге яшьләр. Коллектив районда узучы смотр-конкурслар, «Җиңү салюты” фестивальләрендә, “Милләтләр кроссы”, “Россия чаңгы юллары”, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акцияләрендә актив катнаша.  Элемтә үзәге белән узган көздән Григорий Будрин җитәкчелек итә. Күпкырлы эшчәнлек алып баручы  оешма барлык күрсәткечләр буенча планнарны үти. Зәйлеләргә телефон элемтәсе хезмәте күрсәтү сыйфаты яхшыра бара. Җепселле элемтә линияләре төзү программасын тормышка ашыру нәтиҗәсендә һәм район җитәкчелеге ярдәме белән районның шактый авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә интернет челтәренә тоташу (сыйфатлы һәм югары тизлектә) һәм санлы интерактив телевидение карау мөмкинлеге тудырылуын. Зәйдә - 4, авылларда 24 станция халыкка хезмәт күрсәтә.  Бүгенге көндә челтәрле элемтә һәм интернетлы 13 база станция төзелеп, файдалануга тапшырылды. Алар шәһәрдә - 4, Иске Зәйдә,  Югары Шепкә, Ал. Бистәсе, Поручик, Бигеш, Сәвәләй, Якты Күл, Туңылҗа, Федот, Урсай авылларында урын алды. Агымдагы елда шундый 9 база төзергә планлаштырабыз, ди Григорий Будрин. Җепселле линияләр станциясе төзү  һәм “Йортка – оптика” технологиясе буенча элемтә линияләрен сузу эше дәвам итәчәк. Соңгы проект  Бохарайда  күпфатирлы 4 йортта тормышка ашырылачак.

Район электр элемтәсе үзәге башлыгы  әйтүенчә, 2014 елда предприятие зәйлеләргә 108,11 миллион сумлык элемтә хезмәте күрсәткән. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 17847 сум тәшкил итә.

Соңыннан район җитәкчелеге коллектив эшчәнлегенә яхшы бәя биреп, узган ел Зәйдә башкарылган эшләр, агымдагы елга бурычлар турында сөйләделәр, элемтә үзәге хезмәткәрләре сорауларына җавап бирделәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *