Добавить новость
Новости сегодня

Газ өчен киләсе айдагы квитанциядә "сезнең бурычыгыз шулкадәр" дип түләргә өстәмә сумнар килә. Каян килгән ул бурыч?

 www.oreninform.ru

Авылларыбызда ай дәвамында барган җыеннарның һәркайсында диярлек халык күтәрә торган сораулар бар. Шуларның берсе – газ өчен түләү мәсьәләсе.

 

Бу сорау бер көнлек һәм бер еллык кына да түгел инде. Алдагы елларда да авыл кешеләре газга түләү өчен үзләренә юллана торган квитанцияләр буенча ризасызлыкларын белдерә килделәр. Халыкның бу канәгатьсезлеге башлыча шулай бәян ителә:


–Мин айның 20 сендә счетчиктагы күрсәткеч буенча газ өчен түлим. Киләсе айдагы квитанциядә "сезнең бурычыгыз шулкадәр" дип түләргә тагын өстәмә сумнар килә. Каян килгән минем ул бурыч?


Менә шул сорауны мин район газ эксплуатацияләү станциясе (РЭГС)  җитәкчесе Равил Нургазизовка юллыйм.


–Халык файдаланган газ өчен айның 15 ләрендә үк түли башлый. Без исә алар белән ай ахырына кадәр кулланылган газ өчен түләү хакында килешү төзедек,–ди Равил Нургазизов. –Шуңа күрә әгәр авыл кешесе айның 20 нче числосында газ счетчигындагы күрсәткеч буенча түли икән, аның ай ахырына чаклы тагын 10 көн яндырган газ өчен бурычы киләсе айның түләү кәгазенә кертелә. Акчага күчереп әйткәндә, айның 20 сенә 1000 сумлык газ яндырылган һәм шулкадәр түләнгән икән, тагын 10 көндә 500 сумлык газ файдаланылачак дигән сүз. Бу 500 сум бурыч булып алдагы айның түләү кәгазенә керә.


–Авыл кешесе  үзе үк ай ахырына чаклы янасы газ өчен дә түләсә, аңа бурыч килми дигән сүз…


–Әйе, кайбер кешеләр шулай эшли дә. Уртача бер көндә янган газ өчен туры килгән сумманы  ай ахырына кадәр калган көннәргә исәпләп түлиләр. Аларга киләсе ай квитанцияләрендә бурычлары  "нуль" була инде.


–Ә ни өчен  бу түләү мәсьәләсе кышкы чорда шулай калкып чыга соң?


–Кышын газ күбрәк файдаланыла. Җәен әлеге бурыч суммасы кечкенә булганга, халык игътибар да итми. Салкын айларда җылылык өчен ике-өчәр мең сум түлиләр. Бу авыл кешесе өчен сизелерлек сумма шул.


–Равил Минзакирович, миңа калса, халыкны борчыган бу сораулар нигезендә түләү квитанцияләренә үзгәреш кертү чарасын күрергә кирәк.


–Без "Чистайгаз" эксплуатация-җитештерү идарәсе җитәкчеләренә халыкның гозерен янә җиткерәчәкбез. Кеше түләү көненә күпме газ файдаланса, шуңа исәп-хисап ясау системасын кертүне алга сөрәчәкбез.


–Сүз уңаеннан, газ өчен түләү бәяләре арту хәбәрләре дә йөри…


–Бүген халык файдаланылган газның бер кубометры өчен 4 сум 80 тиен түли. Бу бәя 2014 елның июлендә кертелгән иде. Әлегә бәя арту турында рәсми документлар юк. Әмма газның кубометры бәясе  30 тиенгә артырга мөмкин диләр.


Р.S. Газетабыз  эшләнеп беткәндә "Чистайгаз" идарәсеннән газ белән тәэмин итү режимы бүлеге җитәкчесе Марат Шакиров безнең белән элемтәгә керде. Ул якын арада редакциягә килеп, газ өчен түләү мәсьәләсенә үз аңлатмасын бирергә ышандырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media






Топ новостей на этот час

Rss.plus





СМИ24.net — правдивые новости, непрерывно 24/7 на русском языке с ежеминутным обновлением *